Әлмәттә кая барырга: мөһим урыннар буенча маршрутлар
Әлмәттә нинди матур җирләрне мөстәкыйль карарга, Татарстан нефть башкаласында нинди матур урыннарга һәм истәлекле урыннарга барырга кирәк. Без монда бер көн эчендә карарга мөмкин булган төп истәлекле урыннарны җыйдык.
-
Мәңгелек ут
Тасвирлама: Әлмәт шәһәренең иң әһәмиятле һәйкәлләренең берсе – «Мәңгелек ут» мемориаль комплексы.
Адресы: 423455, Әлмәт ш., Тимирязев урамы
-
Нефтькә һәйкәл
Тасвирлама: Татарстанда бу һәйкәлгә аналоглар юк.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Төзүчеләр проспекты 24.
-
Муса Җәлил һәйкәле
Тасвирлама: Батырлык гасырларда калачак...
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур., 47
-
Габдулла Тукай бюсты
Тасвирлама: Габдулла Тукай һәйкәле бүген дә шәһәребезнең бер милли бизәге булып тора.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Тукай проспекты
-
«Бу кап-кара урманда» скульптурасы
Тасвирлама: Композиция Тукай әсәрләре мотивлары буенча иҗат ителгән.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур.
-
Антон Чехов һәйкәле
Тасвирлама: Ленин һәм Чехов урамнары чатында Антон Чеховка һәйкәл урнаштырылган.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Чехов ур.
-
«Каракүз» скульптурасы
Тасвирлама: Фигураның биеклеге 7 метрны тәшкил итә.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Ленин ур.
-
Риза Фәхретдин исемендәге мәчет
Тасвирлама: 2024 елда алты ел реконструкциядән соң, Әлмәттә Риза Фәхретдин исемендәге мәчет ачылды.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Мәрҗани ур, 82 а
-
Казан соборы
Тасвирлама: 2014 елда Казан Изге Ана иконасы гыйбадәтханәсе Изге Патриарх Кирилл Указы белән Казан кафедраль соборы итеп үзгәртелә.
Адресы: ТР, Әлмәт шәһәре, Собор мәйданы
Татарстанның нефть башласы үзенең матурлыгы, төзеклеге, еш һәм даими үткәрелгән спорт, мәдәният чаралары белән күпләрне үзенә җәлеп итә. Без сезгә әлеге төп истәлекле урыннарны карарга тәкъдим итәбез.
Әлмәт туган якны өйрәнү музее
Әлмәт белән танышуны җирле тарих тупланган Туган якны өйрәнү музеннан башлагыз, анда экскурсоводлар шәһәрнең үткәне һәм бүгенгесе турында мавыктыргыч итеп сөйләячәкләр, төрле тарихи әһәмияткә ия булган экспонатларны күрү мөмкинлеге дә булачак.
«Саулык» паркы
Җәяүлеләр зонасы һәм уен мәйданчыклары белән әйләндереп алынган яңартылган «Саулык» паркын беркемне дә битараф калдырмас. Анда «Радужка» курчак театры да эшли. Паркта урнашкан планетарий да балаларга ошар. Заманча интерактив җиһазлар балаларга планеталарның төзелеше һәм йолдызлыкларның тарихы турында белергә – Кояш системасын өйрәнергә һәм Киек Каз Юлын «күрергә» мөмкинлек бирә. Планетарийда бер үк вакытта 50 кеше булырга мөмкин. Гөмбәзле планетарийның биеклеге - 10 метр, ә диаметры — 20 метр.
Нефть сәнәгатеннән алып, татар халкының мәдәни мирасына кадәр Әлмәтнең төрле аспектлары турында белерсез. «Татнефть» компаниясенең төп офисында һәм иҗтимагый үзәктә булырсыз, татар халкы символын һәм тирән мәгънәле төсле мураллар белән таныша аласыз.
«Шарлавыклы буалар» паркы
«Шарлавыклы буалар» паркында аккошларны күзәтә, үрдәкләрне ашата аласыз. Анда балалар өчен агачтан эшләнгән уен комплексы да урнаштырылган.
Әгәр дә аттракционнар, экстрим кызыктырса «Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге» шәһәр паркы сезне көтә. Мәңгелек ут та монда ук урнашкан.
Әлмәт татар дәүләт драма театры балалар өчен дә, зурлар өчен дә искиткеч спектакльләр куя. Тарихи бинада урнашкан Әлмәт театры спектакльләрен карарга күпләр хыяллана.
«Татнефть»
«Татнефть» ГАҖ компаниясенең төп офисында төбәктә нефть сәнәгате үсеше тарихы белән танышырсыз һәм нефть эшкәртү технологияләре турында белерсез.
Офистан ерак түгел татар халкының милли горурлыгы һәм матурлыгы символы булган атаклы «Каракүз» һәйкәле урнашкан.
«Әлмәт» иҗтимагый үзәге
«Әлмәт» иҗтимагый үзәген карый аласыз. Сез Татарстан һәм Әлмәт тарихына бәйле уникаль экспонатларны күрерсез, шулай ук татарларның мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышырсыз. Шунда ук урнашкан «Альметрика» интерактив фәнни-танып белү үзәгендә мавыктыргыч фәнни-танып белү экскурсияләрен карарга һәм тыңларга гына түгел, бәлки мөстәкыйль рәвештә эксперимент яки интерактив җиһазларда тәҗрибә үткәрергә мөмкин.
Мураллар
Мураллар-шәһәр мәдәниятенең якты элементы. Сез «Тамчы» һәм «Җир», «Алтынчәч» һәм «Каракүз», «Без контакта» һәм «Нефтьнең килеп чыгышы теориясе» картиналары белән таныша аласыз.
5 ел Әлмәттә «Алтын алмалар турында әкиятләр» паблик-арт проекты тормышка ашырыла. Петербургның стрит-арт тикшеренү институты һәм «Татнефть» компаниясе шәһәр картасына бер-бер артлы объектлар төшерә. Гомумән алганда, аларның саны 40тан артык. Программа 2023 елның ноябрендә тәмамланды. Соңгы скульптура «Яшьлек» микрорайонында барлыкка килде.