Әлмәт – Татарстанның нефть башкаласы
Әлеге бүлектә сез Әлмәт тарихы турында күбрәк мәгълүмат ала, сәяхәтчеләр өчен маршрутлар белән таныша һәм якындагы шәһәрләргә кадәр төгәл араны билгели аласыз.
-
Әлмәт районы тарихы: борынгыдан безнең көннәргә кадәр
Тасвирлама: Борынгыдан алып, хәзерге заманга кадәр Әлмәт районы тарихы белән таныша аласыз.
-
Әлмәт районында туризм: иң уңышлы маршрутлар
Тасвирлама: Шәһәрдә туристлар нинди истәлекле, кызыклы урыннарны карый ала, балалар белән кайларга барырга мөмкин һәм республиканың нефть башкаласында карарга кирәк булган кызыклы урыннар белән таныша аласыз.
-
Әлмәттән Татарстанның эре шәһәрләренә кадәр ара
Тасвирлама: Әлмәттән Татарстанның зур шәһәрләренә барыр өчен күпме ара үтәргә, нинди маршрут сайларга һәм күпме барырга кирәк икәнлеген әлеге бүлектә белә аласыз.
Әлмәт районы Татарстанның көньяк – көнчыгышында урнашкан. Төньякта Сарман, Зәй һәм Түбән Кама, көнбатышта Яңа Чишмә һәм Чирмешән, көньякта Лениногорск һәм Бөгелмә, көнчыгышта Азнакай районнары белән чиктәш. Гомуми мәйданы 2542,93 км². Район составына 99 торак пункт керә. Баш административ үзәк – Әлмәт шәһәре, ул мөстәкыйль муниципаль берәмлек.
Әлмәт районы 1930 елның 10 августында оеша. 1953 елда район үзәге шәһәр исеме ала һәм русча Альметьевск дип үзгәртелә. Районның чикләре берничә тапкыр үзгәрә. 1959 елда район составына бетерелгән Акташ районының бер өлеше керә. Тагын дүрт елдан Азнакай, Зәй, Яңа Чишмә һәм Чирмешән районнарының бер өлеше кушыла. Хәзерге вакытта шәһәр һәм район Татарстанның эре сәнәгать һәм мәдәният үзәге булып тора.
Цифрлар һәм фактлар
Әлмәт – Татарстанның халык саны буенча дүртенче шәһәре. Бүген анда 150 меңгә якын кеше яши, аларның күбесе теге яки бу дәрәҗәдә нефть тармагы белән бәйле. Сүз уңаеннан, нәкъ менә Әлмәттә «Татнефть» компаниясе офисы урнашкан. Шәһәрнең төп архитектура доминантлары булып, Казан кафедраль соборы һәм «Нефть фонтаны» санала. Бу объектларның икесе дә яңа, алар 21 нче гасырда төзелгән.
Әлмәттә нәрсә карарга?
Гагарин урамында урнашкан променад шәһәрне бизи. Анда «кече архитектура формалары» һәм бакча – парк скульптуралары урнаштырылган, шарлавыклы буаларны да карарга онытмагыз.
Сез шулай ук Әлмәтнең туган якны өйрәнү музеена да бара аласыз (ул Мир ур., 1 адресы буенча урнашкан). Аның экспозициясенең төп темасы – шәһәр тарихы һәм анда нефть сәнәгате үсеше.
Әлмәттә ял һәм дәвалану
Әлмәттә ял һәм дәвалану өчен дә мөмкинлекләр бар. Әлмәттән ерак түгел бик матур, матур табигый зонада берьюлы берничә шифаханә урнашкан, алар Татарстанда гына түгел, күрше өлкәләрдә дә популяр. Шуларның иң яхшысы булып, «Ромашкино» шифаханәсе санала. «ЯН» сәламәтләндерү комплексы да игътибарга лаек. Аның составына күп объектлар керә, шул исәптән төрле катлаулылыктагы җиде яктыртыла торган трассалы тау чаңгысы үзәге.
Әлмәтнең табигате искиткеч гүзәллеге шагыйрьләрне яңа әсәрләр язарга илһамландыра.
И ӘЛМӘТЕМ!..
Синдә башы минем җырлы юлның,
Килгән идем сиңа яшь көйләй;
Яшь көенчә гашыйк булдым сиңа,
Вакытлыча түгел, бөтенләй.
Яшь көенчә синдә йортлар салдым,
Ялтыр юллар салдым асфальттан;
Булгалады: киткәләп тә йөрдем,
Кире кайттым киткән тарафтан.
Яшь көенчә синдә ярлар сөйдем,
Яратканнар булды мине дә.
Таңнарында шыткан яшьлек гөлем
Чәчәкләрен ачты биредә.
Синдә кердем шигырь дөньясына,
Шигърияттә яшим яшь көйләй;
И Әлмәтем, мин бит гашыйк сиңа,
Вакытлыча түгел, бөтенләй.
(Клара БУЛАТОВА)
Бүгенге Әлмәт – республикабызның көньяк – көнчыгышында урнашкан иң матур, төзек шәһәр ул. Нефтьчеләр, машина төзелешендә эшләүчеләр, метал эшкәртүчеләр, газ сәнагате хезмәткәрләре, төзүчеләр, игенчеләр, терлекчеләр һәм башка өлкәләрдә эшләүчеләр район һәм шәһәребезнең икътисадын үстерүдә зур көч куялар.
Белем бирү, дәвалау, мәдәният өлкәсендә дә үз эшенең чын осталары эшлиләр.
Безнең шәһәребездә яшәү, белем алу, квалификацияле дәвалану, ял итү, күңел ачу өчен барлык шартлар да тудырылган.