Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы

Әлмәтнең спорт командалары

Сез шәһәрнең һәр командасы белән таныша алсын өчен, без иң мөһим мәгълүматны җыйдык. Әлмәттә яшьләр арасында футбол һәм хоккей, шулай ук көнчыгыш көрәш сәнгате аеруча популяр.

Әлмәт  – Татарстанда иң яхшы спорт объектлары булган шәһәрләрнең берсе. Спорт инфрастуктуралары үсү сәбәпле, шәһәр халкы арасында спорт белән шөгыльләнүчеләр шактый, кечкенәдән алар спортка тартыла.

Елның җылы айларында ишегалларында футбол, ә кыш көннәрендә хоккей белән шөгыльләнүчеләр елдан ел арта. Футболчыларны «Нефтяник» хоккей командасы яңа җиңүләргә рухландырса, футбол уйнаучылар «Әлмәт» футбол клубыннан үрнәк алалар. 

Спорт культурасын һәм халыкның сәламәтлеген ныгыту максатыннан   район дәрәҗәсендәгеләрдән алып, Бөтенроссия дәрәҗәсенә кадәр күп төрле спорт ярышлары оештырылып үткәрелә, бу шәһәр хакимияте, «Татнефть» компаниясенең игътибары, ярдәме белән башкарыла. 

Әлмәттә волейбол, баскетбол кебек спорт төрләре дә популяр.