Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Әлмәттә кайда ял итәргә барырга

Әлмәттә кайда ял итәргә барырга

Әлмәттә ял итү өчен уңайлы урыннар бихисап күп. Монда чиста пляж да, сусаклагыч зонасы, Акташ упкыны, күпләр яратыга өлгергән «Ян» комплексы да, уңайлы урында урнашкан глэмпинг та бар. Кайсын сайласагыз да үкенмәссез.

Сезгә шау-шулы шәһәр тормышыннан табигать кочагында ял итәргә һәм табигать белән хозурланырга тәкъдим итәбез. Әлмәтнең искиткеч табигате күзләрне иркәли. 

Соңгы вакытта Әлмәттә  экотуризм һәм велосипедта сәяхәтләр үсә,  актив ял итәргә яратучыларны җәлеп итә. Әлмәт тирәсендә дә ял базалары бар. Туристлар арасында популяр булган «Ян» шифаханә-курорт комплексы аеруча игътибарны җәлеп итә. «Ян» комплексы Әлмәт районы Потяшная Поляна авылы тирәсендә урнашкан. 

Гаиләң белән вакыт үткәрү, ял итү, спорт белән шөгыльләнү өчен дә бик яхшы урын. Җәен дә, кышын да сайлау мөмкинлеге бар: кышын - сноуборд, чаңгы, тау чаңгысы, чанада шуарга, ябык бассейнда йөзәргәгә, җәен - велосипедта йөрергә, гольф уйнарга, ачык бассейнда йөзәргә мөмкин. Ял итәргә яхшы уңайлы, тыныч номерлар тәкъдим итәләр. Саунага һәм массажга язылырга мөмкин. Табигать белән хозурланып йөрер өчен территория зур. Монда җәен дә, кышын да матур, рәхәт. Кафе, ресторанда тамак ялгарга мөмкин. 

Фото:  https://vk.com/club109715334 

Шулай ук озакламый килгән кунакларны һәм шәһәр халкын Әлмәт сусаклагычы янындагы ял зонасы да сөендерер. Анда әлегә эшләр бара. Сусаклагыч проекты 2022 елда кече шәһәрләр конкурсында җиңү яулады. Бу урында балык тотарга, шашлыкка җыелырга,  Зәй елгасы буйлап катамараннарда йөзәргә, спорт белән шөгыльләнергә мөмкин булачак. Анда шулай ук су янында яшәүче Кызыл китапка кертелгән хайваннар да бар.

Әлмәтнең үзендә «Бушидо парк» күңел ачу үзәге базасында термалар урнашкан — 6 гөмбәздә кунаклар өчен ял итү зонасы, спа-комплекс һәм массаж өчен процедура кабинетлары бар. Анда да рәхәтләнеп ял итә аласыз. 

Шулай ук Әлмәт кунакларына Акташ упкынын күрү дә мавыктыргыч булыр. 

Акташ Упкыны (рус. Акташский Провал) — Татарстанның Әлмәт районындагы Кәләй тимер юл станциясеннән көнчыгыштагы карст упкыны. Татарстан АССР Министрлар Советының 1978 елның 10 гыйнварындагы 25нче санлы Указы белән һәм Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2005 елның 29 декабрендәге 644нче карары белән ул «төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәле» булып танылган.
Акташ Упкыны — карсттан чыккан акмый торган дренажсыз сулык. Татарстанның Әлмәт районы Кәләй авылы янында урнашкан. Ул түгәрәк формада, диаметры — башта 4-5 м, соңрак 50 метрга җиткән, су көзгесе (су өслеге) мәйданы - 0,03 гектар. Уртача тирәнлеге 17 м, иң тирән җирдә 25-28 м[3]. Күл тирәнлеге 20 метр булган упкын төбендә барлыкка килгән. 

1939 елның 7 августында басуда СТЗ тракторында тракторчы җир сөрә. Көтмәгәндә җир убыла (җимерелеп төшә) башлаган һәм тракторны тракторчысы белән бергә суырып алган (халык телендә «җир йоткан»). Шул урында 3х2 м үлчәмендә чокыр барлыкка килгән. Упкынның тирәнлеге төрле мәгълүматлар буенча 50дән 80 метрга кадәр тәшкил иткән. 1951 елдагы Г. Н. Петров мәгълүматы буенча, чокырның диаметры якынча 50 метр, тирәнлеге — 25 метр була. Упкын төбендә диаметры якынча 10 метрга тиң күл барлыкка килә. 1966 ел мәгълуматлары буенча, упкынның тирәнлеге 20 метрга чаклы кыскара, диаметры 28 м тирәсе, су көзгесенең (су өслегенең) мәйданы — 0,1 га.
Күлнең күләме 3 мең м³. Җир асты сулары белән туена, тотрыклы. Суы яшькелт-зәңгәр төстә, иссез, артык минеральләшкән, үтә күренмәле.

Төзекләндерелгән Әлмәт пляжы да күпләргә ошар. Ак комлы пляжда кызынырга, су коенырга, велосипедта йөрергә була, балалар да рәхәтләнеп ял итә ала, бассейны да искиткеч. 

Әлмәтнең ял итү урыннарында күңелле ял итә аласыз.