Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар программасы [АФИША]
Бәйрәм 7:00 сәгатьтә чәчәкләр кую белән башланачак.
Әлмәттә Җиңү көненә багышланган чаралар программасы
7:00 «Мәңгелек ут» мемориаль комплексына чәчәкләр салу.
10:00 Ленин мәйданында Җиңү көнен бәйрәм итүнең рәсми өлеше.
10:20 Юнармия катнашында тантаналы парад.
Парадтан соң шәһәрнең иҗат коллективларының бәйрәм концерты башланачак, Диана Анкундинова чыгышы.
Төп программадан тыш Ленин мәйданында шәһәр халкы һәм кунаклары өчен төрле мәйданчыкларда чаралар да булачак:
10:00-17:00:
-Татарстан нефтенең 60 еллыгы исемендәге шәһәр паркы: аттракционнар эше һәм сәхнәдә концерт программасы,
Драма театры артындагы мәйдан: мастер-класслар, планетарийның балалар уен программасы,
Драма театры каршындагы мәйдан: сәүдә нокталары эше, гастрономия;
Ленин урамы, 31 һәм 41 нче йортлар: һөнәрчеләрдән күргәзмә сату;
СК 8 миля: хәрби техника күргәзмәсе, бәйрәм программасы, кыр кухнясы.
11:00-17:00
Яшьләр үзәге мәйданчыгы:сугыш елларында район тормышы экспозициясе, мастер-класслар, фронт боткасы белән сыйлану;
Баш почта, Ленин урамы, 60: музей экспозициясе, әдәби кунак бүлмәсе;
Островский, 7: мәктәп солдат җыры фестивале фронт концерты, шәһәр һәм авыл мәктәпләренең вакытлыча экспозициясе, «Үлемсез полк» муниципаль акциясе, мастер – класс һәм плакатлар конкурсы.
12:00-18:00:
Югары нефть мәктәбе мәйданчыгы, Совет урамы, 186а: концерт программасы, ретро-техника күргәзмәсе, рус җыры театры чыгышы, кыр кухнясы;
«Каракүз» скверы, Ленин урамы, 69а: концерт программасы, интерактив мәйданчыклар, арт-объектлар, кыр кухнясы.
19:00 Ленин мәйданында: Бөтенроссия акциясе тынычлык минуты. Аннан соң бәйрәм кичәсе «Марш» һәм «ВИА хит» төркемнәре чыгышлары белән дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа