Ике тәгәрмәчле экскурсиягә син дә кушыл!
«Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы велоэкскурсиягә дәшә. Катнашу һәм велосипед – бушлай!
Экскурсияләр бары 22 сентябрьгә кадәр оештырылачак.
Экскурсия барышында сезне түбәндәгеләр көтә:
- «Алтын алмалар турында әкият» паблик-арт программасы кысаларында ясалган БАРЛЫК мураллар буенча сәяхәт кылу мөмкинлеге.
- “Аны кем ясаган?” һәм “Аңа нинди мәгънә салынган?” дигән сорауларга җавап табу.
- Күңел күтәренкелеге, позитив рух һәм актив ял көннәре.
Кирәк булган очракта “Gоbike”велосипедлары бушлай бирелә.
Очрашу урыны - яшьләр үзәгенең ишегалды.
24 август көнне гид Дина Нургалиева @detalidi җитәкчелегендә «Шәһәр белән әңгәмә» паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия.
25 август көнне гид Лилия Симонова җитәкчелегендә «Мәдәни код» паблик-арт программасы объектлары буенча велоэкскурсия.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа