Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
АФИША

Әлмәттә Корбан гаете быел ничек уза?

Әлмәт мәчетләрендә гает намазы уку өчен ишекләр иртәнге 3.00 сәгатьтә ачыла, 3.30 да Коръән укылачак, 3.45 тә гает вәгазе, 4.15 тә гает намазы укыла.

Вәзгыятьне истә тотып, мөхтәсибәт саклык чараларына тагы да ныграк игътибар юнәлтә. Фәһим хәзрәт мәчеткә бары тик битлек-перчатка, шәхси намазлык белән генә килергә рөхсәт ителүен ассызыклады. Мөхтәсибәтнең ветеринар служба белән килешү төзүе нигезендә гаеткә кадәр һәм гаеттән соң Әлмәт районындагы һәр мәчеттә эчтән һәм тышкы яктан дезинфекцияләү башкарылачак. Мәчет яны территориясендә дә кыйбланы билгеләп, намазда катнашу өчен өстәмә урыннар булдыру карала.

Әлмәт Үзәк мәчете Корбан гаете намазыннан 3.00-4.30 сәгатьләрдә турыдан-туры трансляция дә алып барачак. Аңа кушылу өчен ссылка буенча узарга кирәк.

 

Эпидемиологик хәл нәтиҗәсендә быел элекке мәйданда корбан чалу оештырылмый, анда бары тик малларны өлешчә сату гына оештырылачак. Бу хакта Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов җиткерде. Корбан чалырга теләүчеләр өчен исә Әлмәт районында 7 урын әзерләнә:

Әлмәт, Объездной тракт, 37;

Иске Михайловка авылы, ферма биләмәсе;

Урсала, мәчет яны;

Балтай авылы, Нагорная ур., 19;

Бишмунча авылы, Гафиятуллин КФХ биләмәсе;

Колшәрип авылы, элекке кошчылык фабрикасы биләмәсе;

Новоникольск, КФХ биләмәсе.

Болардан тыш, Райпо базасында (Тухфатуллин ур., 2Г) да махсус корбан чалу урыны булдырыла. Биредә сарык сатып алып килеп, чалдырырга яки шуннан сатып алып чалырга да мөмкин булачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса