"Яшел фитнес" агымдагы атнага күнегүләр расписаниесын игълан итте
Дүшәмбедән якшәмбегә кадәр тренировкалар иртән һәм кичтән булачагын "ЯФ"ның Инстаграм сәхифәсендә язылган.
3 августтан тренировкаларга алдан язылу мәҗбүри түгел. Татарстанда 50гә кадәр кеше катнашкан массакүләм чараларны ачык мәйданчыкларда үткәрергә рөхсәт иттеләр.
"Яшел фитнес" социаль дистанцияне үтәргә, үз-үзеңне һәм тирә-юньдәгеләрнең сәламәтлеген сакларга чакыра.
Проектның генераль партнеры - "Татнефть" компаниясе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа