Тямаев әлмәтлеләрне бургер белән сыйлаячак
Әлмәт тарихындагы иң зур гастрономия фестивале республиканың 50 дән артык ресторанын кабул итәчәк.
Фестиваль «Бәхетле Әлмәт» шәһәр акциясе кысаларында 8 сентябрь көнне 10:00 нан 21:00 сәгатькә кадәр «Нефтьче» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырыла. Аның кысаларында Татарстанның танылган пешекчеләре мастер-класс уздырачак.
Моннан тыш, бәйрәм кунаклары молекуляр кухня ризыкларын, кыздырылган туңдырма, күмер өстендә пешерелгән хот-дог, стейк, бургерлар, алкогольсез коктейль һәм авторлык десертларын татып карый алачак.
Чарада шулай ук Казанның күренекле ресторан һәм кафелары да кунак була. Татарстан фермерлары исә үз продукцияләрен сатуны оештыра, ә «бәхетле сәгать»ләргә эләгүчеләр туклану нокталарындагы ташламалардан һәм комплиментлардан файдалана алачак.
Ә кич белән күрше мәйданчыкта Салават Миңнеханов, Лэйна, Фирдүс Тямаев, Юлиана Караулова, Burito катнашында зур концерт узачак.
Фото: Инстаграм
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа