Әлмәт районында уҗымнар тикшерелде
Әлмәт районында 2021 ел уңышы өчен 18 мең гектарда көзге бөртекле культуралар чәчелгән.
Кышлату шартларына күп факторлар йогынты ясый, аларның берсе – кар катламының калынлыгы.
Әгәр декабрь ахырында ук көзге культуралар 12-15 см кар катламы белән капланган булса, гыйнвар аенда күпләп кар явып киткәннән соң ук Татарстанның көньяк-көнчыгышында кар калынлыгы 30-50 смга кадәр арткан.
Туфрактагы туңның тирәнлеге 50-100 см тәшкил итә.
Декабрь ахырында «Россельхозцентр»ның Татарстандагы филиалы Әлмәт район бүлеге белгечләре чәчүлек җирләрне карадылар. Көзге культуралар чәчелгән урыннарда туфракның минималь температурасы -3,2°С булган, бу көзге культуралар өчен куркыныч түгел.
⠀«Россельхозцентр»ның Татарстан Республикасы филиалы Әлмәт район бүлегенең әйдәп баручы агрономы Линар Шәйхетдинов билгеләп үткәнчә, көзге культураларның исән калуы үсемлекләрдәге шикәр күләменә дә бәйле.
⠀«Кышкы чорда үсемлекләр өчен иң кулай шикәр күләме 25% һәм аннан да күбрәк санала. Көзге культуралар үскән саен алардагы шикәр микъдары кими һәм алар салкынга ныграк бирешә”,- диде ул.
⠀Ноябрьдә үсемлекләрдә шикәр күләме 33%, ә декабрьдә 27,5% булган.
Әлмәт районы басуларындагы көзге бөртекле культуралар кар астында үзләрен яхшы хис итәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа