Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында 28 крестьян-фермер хуҗалыгында 1336 мөгезле эре терлек бар

Әлмәт җирлегенең 9 эре предприятиесе терлекчелек тармагы белән тыгыз шөгыльләнә. Районда бүгенге көндә 7871 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, шуларның 2157 се – савым сыерлар. 28 крестьян-фермер хуҗалыгында 1336 мөгезле эре терлек бар. Савым сыерлар исә 511.

Бары тик чын күңелдән тырышып, үз эшен яратып, җанын-тәнен биреп хезмәт итүче кешеләр генә терлекчелек тармагында эшли ала.

Сөт һәм ит җитештерү буенча күрсәткечләр тотрыклы һәм югары булсын өчен авыл хуҗалыгы тармагында эшләүчеләргә елның иң салкын фасылында аеруча нык тырышырга туры килә.

Җиде айдан артык вакытка сузылган кышлату чорында малларны вакытында ашатып, савып һәм чистартып тору авыл хезмәтчәннәреннән күп көч һәм җаваплылык сорый. Район хуҗалыкларында кышлату чорының ничек оештырылганлыгын ачык-лау өчен без авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы Илшат ФӘТХЕТДИНОВка мөрәҗәгать иттек.

– Илшат Шәехтимерович, терлекләрне кышлату хуҗалыкларда ни дәрәҗәдә куелган? Тармакта үзгәрешләр бармы?

– Һәрбер хуҗалык кышлату чорына зур җаваплылык белән килә. Әлмәт җирлегенең 9 эре предприятиесе терлекчелек тармагы белән тыгыз шөгыльләнә.  Районда бүгенге көндә 7871 баш мөгезле эре терлек исәпләнсә, шуларның 2157 се – савым сыерлар. 28 крестьян-фермер хуҗалыгында 1336 мөгезле эре терлек бар. Савым сыерлар исә 511. Кышлату чорына әзерлекне барлык хуҗалыклар да җәйге чорда ук башлап җибәрде. Фермалар чистартылып, сыер абзарлары төзекләндерелде. Өч хуҗалык – «Кичүчат», «Васильевка», «Беренче май» җәмгыятьләре сыер абзарларына капиталь ремонт ясау республика программасында катна-шып, субсидияләр алу мөмкинлегеннән файдаланды. Шуны да өстәп әйтер идем, хуҗалыкларның барысы да бозаулату бүлмәләренә, мал-туар тоткан урыннарга даими дезинфекция ясап тора. Үзегез беләсез, бүген фермаларда санитар-эпидемиологик чараларга таләпләр катгый.

– Савым күрсәткечләре иң беренче чиратта терлекләрнең рационына бәйле. Малларны абзарда асрау чорында терлек азыгын төрләндерү буенча нәрсәләр эшләнә?

– Мал азыгы барлык хуҗалыкта да җитәрлек күләмдә әзерләнгән. Энер-гиягә бай булган терлек азыгы да мулдан сатып алынган. Продуктлылыкка килгәндә, тәүлеклек савым кышкы чорда район буенча 19,3 литр тәшкил итә. Иң югары күрсәткечләр Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең сөт комплексында. Биредә тәүлеклек күрсәткеч – 32,9 литр. Агымдагы елның 1 гыйнварына хуҗалыкларда 2894 баш мөгезле эре терлек исәптә тора, 750 се савым сыер. 12 ай дәвамында 88873 центнер сөт һәм 4045,89 центнер ит җитештерелгән. Хуҗалыкта елына 13 тоннадан артыграк сөт бирүче рекордсмен сыерлар да бар. Н.Е. Токарликов исемендәге хуҗалык сөт җитештерү буенча республиканың инвестор предприятиеләре арасында икенче урында. Шуны да билгеләп китәр идем, продуктлылыкны арттыру максатында район хуҗалыкларында атна саен күчмә семинарлар оештырыла. Алар район башлыгы катнашында үтә. Семинар-очрашулар вакытында терлекчеләр үзара тәҗрибә уртаклашалар, мал үрчетүдә яңа алымнарны өйрәнәләр, проблемаларны чишү юлларын эзлиләр. Терлекләрнең тәүлеклек артымы һәм савым күр-сәткечләрен күтәрү мак-сатында хуҗалыкларны мал үрчетү, асрау һәм тукландыру буенча заманча технологияләргә өйрәтү – әлеге очрашуларның төп нәтиҗәсе. Күпчелек хуҗалыклар энергетик азыкларны, бозауларга престартерны күпләп сатып ала башлады. Әлеге азыкларны көндәлек рационга кертү яшь терлек-ләрнең тәүлеклек артымын 800 граммнан алып килограммга кадәр һәм аннан да югарыракка җиткерү мөмкинлеге бирә. Тәүлеклек савымны арттыруда исә югары энергетик азыклар (сыгынтылар, шротлар, кукуруз бөртеге, премикслар) куллану отышлы. «Кичүчат», «Зәй», «Беренче май» хуҗа-лыклары, Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ читтән югары продуктлы таналар кайтартып торалар. Әлеге терлекләрнең генетик потенциалы бер үк төрле азыкны кулланган очракта да 30-40 процентка күбрәк була. Лейкозга каршы нә-тиҗәле ысулларның берсе булып сыерларны ясалма орлыкландыру тора. Әлеге юнәлештә «Кичүчат», «Зәй», «Актау», «Беренче май» нәтиҗәле эшли.

– Фермаларда цифрлаштыру эше район күләмендә ничек куелган һәм, гомумән, авыл хуҗалыгында ясалма интеллектны куллануның киләчәге өметлеме?

– Әйе, чыннан да хуҗалыкларда сөт терлекчелеген цифрлаштыру алымнарын куллану, мөгезле эре терлекләрне бердәм идентификацияләүне һәм малларның баш санын саклап калуны гамәлгә кертү – мөһим һәм соралган чараларның берсе. Бу уңайдан Әлмәт районында база пилот предприятиесе булып Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ тора. Биредә көтү белән идарә итү (DairyComp) һәм тукландыру белән идарә итү ((DTM) программалары кулланышка кертелде. Автоматлаштырылган исәп терлекчелек тармагын тулысы белән контрольдә тота. Бу үз чиратында азык ресурсларын төгәл һәм рациональ кулланырга һәм нәтиҗә буларак терлекләрнең продуктлылыгын артты-рырга мөмкинлек бирә. Авыл хуҗалыгы тармагының киләчәге ясалма интеллектка бәйле, шуңа күрә дә бу юнә-лешне үстерүдә таләп-ләр зур. Малларны ашату технологиясенә һәм азык составына да игътибар итәргә кирәк. Сөт сыйфатын һәм савымны арттыру өчен хуҗалыкларда моноазык куллану бик отышлы. Әлбәттә, моның өчен мал азыгын ваклау һәм тарату җайланмасын сатып алырга кирәк. Әмма бар-лык авыл хуҗалыгы пред-приятиеләренең дә аны алырга мөмкинлекләре юк. Аларның күпчелеге чит илнеке һәм бәяләре дә бик югары. Әлеге сорауларны без семинарларда еш күтәрәбез һәм бергәләп проблемаларны чишү юлларын эзлибез.

– Тагын нинди кыенлыклар белән очрашырга туры килә?

– Иң төп проблема – кадрлар кытлыгы. Яңа технологияләрне кулланышка керткәндә дә кыенлыклар булып ала. Мисал өчен, район хуҗалыклары ясалма орлыкландыру техно-логиясендә гормоннар белән синхронлаштыруны куллана башлаганнар иде. Беренче этапта ук түбән аталанучанлыкка килеп төртелдек. Бу инде үрчем дә түбән дигәнне аңлата. Хәзерге вакытта без нәтиҗәлерәк алымнарны куллану өстендә эшлибез. Бозаулар булса, сөт тә була бит. Моны барыбыз да аңлый. Терлекчеләр алдына куелган төп бурыч – малларның баш санын арттыру. Ра-йонда хезмәт куючы терлекчеләрнең күпчелеге бу тармакта күптәннән эшли, һәм аларның тәҗрибәләре дә шактый зур. Шуңа күрә дә югалтулар бик күп булыр дип уйламыйм.

– Әңгәмәгез өчен рәхмәт, Илшат Шәехтимерович!

 

Резеда Исмәгыйлева

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса