Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында терлекчелек буенча семинарлар дәвам итә

Әлмәт муниципаль районы башлыгы Тимур Нагуманов терлекчелек буенча чираттагы семинарда катнашты. Бу юлы ул Кама-Исмәгыйль авылындагы «Чагылтау» сөт-товар фермасы базасында булды.

Семинар эшендә авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев, Әлмәт район дәүләт ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Реваль Мөхәммәтҗанов, район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм белгечләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашты.


«Чагылтау»да 2021 елның 1 гыйнварына 380 баш мөгезле эре терлек бар, шул исәптән 50 баш сыер.


Узган ел анда 3524 ц сөт җитештерелгән. Бер сыердан уртача савым 7048 кг тәшкил итә.
Шулай ук 367,48 ц ит җитештерелгән. Тәүлеккә уртача артым 370 грамм тәшкил итә.


Семинарда катнашучылар гадәттәгечә кышлатуны оештыру, терлекләрнең баш санын саклап калу һәм терлекләрнең продуктлылыгын арттыру, азык ресурсларыннан рациональ файдалану, эре мөгезле яшь терлекләрне ашату, терлекчелек биналарында оптималь микроклиматны җайга салу, терлекләргә бирка һәм чип кую мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.


Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев хайваннарның сәламәтлеген тикшерү, аеруча куркыныч йогышлы авыруларга каршы вакцинация ясау буенча язгы чаралар турында хәбәр итте.

 

Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса