Әлмәттә язгы чәчүгә әзерлек эшләре бара
Авыл хуҗалыгы өлкәсендә хезмәт куючылар бүген үтә дә җаваплы чорга керде. Тиздән басулар трактор гөрелтесенә күмелер, кыш буе тын гына дым туплап яткан кырларда чәчү эшләре башланып китәр.
Җирдә эшләүдән тәм тапкан авыл хезмәтчәннәре бу сәгатьләр җитүен көтеп алалар.
Авыр, мәшәкатьле, тузанлы эш булса да, азык-төлек муллыгы булдырудан да игелеклерәк, саваплырак хезмәт бармы икән? Юктыр, мөгаен.
Бүген исә район хуҗалыкларының һәркайсы чәчү һәм җир эшкәртү техникасын әзерләү, запас частьлар, ягулык-майлау материалларын, чәчүлек орлык хәстәрләү, ашлама туплау кебек мөһим эшләр белән мәшгуль. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Мизхәт улы Шәрәфиев хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә техниканы ремонтлау дәвам итә.
- Эшләрне 5 апрельгә кадәр төгәлләү бурычы куелды. Техниканың әзерлегенә, һәр елдагыча, республика комиссиясе бәя бирәчәк. Район буенча гомумән алганда, тракторлар - 92 %, чәчү агрегатлары - 94 %, культиваторлар - 95 %, тырмалау агрегатлары 100 % әзер. Елдагыча, республиканың Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы, нефтьчеләр тырышлыгы белән хуҗалыкларны ташламалы ягулык белән тәэмин итү тормышка ашырыла. Әлмәт җирлегенә быел бу уңайдан 1,5 мең тонна дизель ягулыгы бүлеп бирелде. Шуңа да басым ясап узасым килә, язгы чорда минераль ашламаларны кайтартып калдыру бик мөһим. Чәчүлек җирләренә бер гектарга якынча 70 кг ашлама кертергә планлаштырылды. Районда быел чәчүлек җирләре 70 меңнән артык га тәшкил итә. Шуның 43 мең гектардан артыгын бөртекле һәм бөртекле-кузаклы, 6880 гектарын техник культуралар, 18536,70 гектарын терлек азыгы культуралары били. Көзге культуралар 17 меңнән артык гектарга чәчелгән иде. Алар матур гына кышлап чыктылар. Уҗымнарның сыйфаты - быелгы уңышның күрсәткече икәнен дә бик яхшы аңлыйбыз, шуңа күрә хуҗалыкларга аларны вакытында тукландырып калу кирәк. Бу бик җаваплы чара. Чәчүлек материалга килгәндә, ул җитәрлек дәрәҗәдә - 102 % тәшкил итә. Хуҗалыклар үзләре бөртеклеләрнең элита һәм супер-элита сортларын кулай күрәләр һәм күпләп сатып алалар. Орлыкларга лабораториядә фитопатологик анализ үткәрү дәвам итә. Иң мөһиме - аларның корткычлар белән зарарланмаган булуы. Эшләр, һәрвакыттагыча, планлы рәвештә алып барыла. Әмма табигать ул бик көйсез, һава шартлары без теләгәнчә генә булмаска да мөмкин. Җирдәге дымны саклап калу мөһим. Туфракның дымлылыгы хәзерге көндә 80-90 мм тәшкил итә. Авыл хезмәтчәннәренә ярдәм күрсәтүгә килгәндә, хуҗалыкларның кайберләре үз көчләренә исәп тотса, кайберләре республика биргән мөмкинлекләрдән файдалана. Дәүләт субсидияләре быел да каралган. Бар да яхшы булыр, дип өметләнәбез.
Хәерле сәгатьтә булсын! Язгы кыр эшләрен оешкан төстә һәм сыйфатлы итеп башкарып чыгарга язсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа