Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Тавыклары җырлый, диләр...

Казан артында түгел, ә Әлмәтне кала итеп күтәргән шикәрдәй ак ташлы Чупай авылында да тавыклар начар җырламыйлар икән. Дөресрәге, бик яхшы җырлыйлар. Аеруча Рөстәм әфәнде Сөнгатовларныкы.

Рөстәм мине капка төбенә чыгып каршы алды. Бүген җәелеп, тамырларын җиргә нык беркетеп яшәгән Рөстәм Сөнгатов Әлмәттә туып- үссә дә, тамырлары Чупайда.

Рөстәмнең бабасы Хатыйп Сөнгатов үз вакытында якын-тирә авылларга да билгеле мал табибы була. Мәкаләбезнең герое бабасын бик горурланып искә алды. Бу шәһәр егете кайдан килеп авыл дип, тавык дип йөри икән, дигән эчке соравыма шунда нокта куйдым. Имәндә икән чикләвек. Бабай каны ага икән егет җанында.

- Ничек син авылга кайтасы иттең?

-Кечкенәдән әби-бабай янына кайтып йөргәч, авыл миңа бик якын иде. Авылда бит перспектива бар. Авылда җир. Җир ашата ул. Ә шәһәрдә төп эшең булмаса, син берни эшли алмыйсың. Авыл башка.

- Син каян кош-корт белән кызыксынып киттең?

-Башта кечкенә, тәүлеклек чебиләр алып үстереп карый башладым. Токымлы тавык-чебеш ул бит карап торырга да бик матур. Аннан соң, машина белән сатып йөргән ак, кызыл тавыклар бераз ялыктырып та җибәргәндер инде.

Мин буровойда эшлим. Ничектер кызыгып киттем дә, интернетта шул хакта материаллар белән таныша башладым. Бездә бит тавык-чебешне яңартуга әллә ни игътибар бирмиләр. Кан алмаштыру дигән әйбер бар. Европада моның белән нык шөгыльләнәләр. Бигрәк тә Германиядә, Чехиядә бу бик көчле. Бездә никтер аңа әһәмият бирмиләр. Шуңа да токымлы тавыклар үстерәсем килде. Интернет аша эзләп Казанга чыгып, Германиядән кайтартучыларны табып, алар аша чеби чыгару өчен йомыркалар, инкубатор алып эшне башлап җибәрдем. Әлбәттә инде, йомыркалар шактый кыйбат иде. Миңа Орпингтон, Леггорн далматинец, көмеш төсле Брекель нәселләре ошады. Чөнки алар безнең климатка, авыл җирлегенә бик туры килә. Алар салкыннан курыкмыйлар, йоны да казныкы кебек, үзе утырып чеби дә чыгара, ите дә бик тәмле.

- Рөстәм, гадәттә андый токымлы матур тавыкларны сувенир итебрәк асрыйлар. Син моны нинди максатлардан үстерергә уйладың?

- Әлбәттә инде, үзенә күрә беркадәр сатып булмасмы дип. Чөнки болар зурлар, ите күп була. Ләкин бу тавыкларның бәясе дә кыйммәтрәк йөри. Бүгенге көндә кешедә акча бик күп түгел. Узган ел бик күп чеби чыгарган идек, 300 дән артык. Ләкин бик авыр сатылды. Шуңа да быел әле чыгармадым. Әлбәттә, сораучылар бар. Аларга мин язгылыкка чыгарып бирәм. Ә болай яңа елга кадәр чыгарсаң, аларга җылы урыннар кирәк. Сарайларны җылыту шактый кыйммәткә төшә. Әгәр дә чебешләрне сатып алмасалар, бу үз-үзен акламый.

- Син ничә ел «чеби чыгарасың?», чыгымнарың капландымы?

- Бер 5-6 ел шөгыльләнәм инде. Тоткан чыгымнар капланды. Ләкин моның белән акча эшләдем дип әйтә алмыйм.

- Әлеге тавыкларны ашатуда берәр үзенчәлекле як бармы?

- Юк. Гадәти тавыклар кебек, ризыкка талымсызлар. Гәүдәләре зур булгач, койма аша да очып чыкмыйлар. Ите бик тәмле. Шулпа өчен дә, кыздыру өчен дә әйбәт. Чөнки әлеге тавыклар ит һәм йомырка өчен. Боларны симертергә мөмкин. Ит белән тире арасына сап-сары май җыела.

- Синнән алып үрчетергә теләүчеләр бармы?

- Узган ел Чупайда Нәгыйм абый миннән йомырка алып чебиләр чыгарды. Әлмәт районыннан, Ютазыдан, Чаллыдан, Туймазыдан алып киттеләр. Бүгенге көндә әзрәк юнәлешне үзгәрттем, чит ил бройлерлары үрчетергә җыенам. Инде йомыркаларын кайтарттым. Гел бер урында таптанып тормыйбыз. Хәрәкәт итмичә булмый.

Мин читтән генә Рөстәмнең һәр хәрәкәтен күзәтәм. Тыныч, сабыр гына сөйли. Яратып, аңлап, белеп сөйли. Төпле фикере, алга үз планы, дөньяга үз карашы.

- Менә шушы кечкенә генә вагонда эшне башлап җибәрдем, - диде ул миңа. Курчак өе кебек кечкенә генә вагонда ни генә юк: җылыткычы да, яктырткычы да. Һәр төргә, көнлек, атналык чебешләргә аерым урын. Электрон җылылык күрсәткечләренә кадәр бар.

Язгы чорда, күчмә кошлар кайткан вакытта Рөстәм тавыкларын бер дә урамга чыгармый. Чөнки бөтен чирне алар ияртеп кайта, ди ул. Әйе, Аллаһ сакланганны саклармын дигән.

Токымлы тавыклар үстерүче егетләрнең үзләренең ватсап төркемнәре бар. Алар бер-берсе белән киңәшеп, фикерләшеп торалар. Әлеге эш белән яңа гына шөгыльләнә башлаучыларга киңәшләрен бирәләр. Тавык кына димә!

Рөстәм мине озата чыкты. Юлда гөрләвекләр йөгерә. Чупай тавы йөзен көнгә куеп язга сөенә. Шулвакыт, бөтен авылны яңгыратып, Рөстәмнең «сортовой» әтәче аваз салды. Шушындый асыл егетләр булганда авыл яши, милләт, тел, дин бетми. Без бит ул. Без булдырабыз!

 

Рәфкать Шаһиев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса