Әлмәт районында язгы кыр эшләренә әзерлек буенча конкурска йомгак ясалды
Күптән түгел ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Рафаэль Фәттахов Әлмәт районында булды. Ул үзенең эш сәфәре вакытында быел язгы кыр эшләренә әзерлекне тикшерде.
Чәчү кампаниясенә әзерлек дәрәҗәсе берничә күрсәткеч буенча бәяләнә: машина-трактор паркларының әзерлеге, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлеше, чәчү орлыкларының сыйфаты, язгы кыр эшләренең эш планы.
Шулай ук махсус комиссия авыл хуҗалыгы формированиеләренең чәчү комплексларын, тракторларны, тырмалау, тукландыру агрегатларын, культиваторны тикшерде.
Техник паркның торышы, механизаторлар белән тәэмин ителеш, агрегатлаштыру исәпкә алынды.
Әлмәт районы тикшерүне уңышлы узды һәм язгы кр эшләренә әзерлеген дәлилләде.
Нәтиҗәдә, җиңүне «Кичучат» оешмасы яулады, 2 нче урында Н.Е. Токарликов исемнедәге оешма һәм «Чагылтау» бүлеште, 3 нче урында «Ярыш» оешмасы.
Фото: Әлмәт районы башлыгы матбугат хезмәте
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа