Аллаһыдан сора, үзең тырыш
Авыл хуҗалыгы тиз арада табыш китерә торган өлкә булмаса да, хуҗалыклар тик ятмый - кыш буе техникасын кайгырткан булса, хәзер исә басуларны трактор гөрелтесе белән ямьләндерә.
Район хуҗалыкларында чәчү кампаниясе дәвам итә.
Әлмәтнең чәчү мәйданнары 46 мең га, шуның 17600 гектарын көзге культуралар, 5500 гектарын техник культуралар били. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, уҗымнарны тукландыру тәмамланган, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау да тулысынча башкарылган.
Кичүчатта өлгерләр
Язгы чәчүгә беренчеләрдән булып керешкән «Кичүчат» хуҗалыгы хезмәтчәннәре кыска гына вакыт эчендә 350 гектар мәйданда арпа чәчүне тәмамлап, тиз арада язгы бодайны да туфракка күмде. Бүген нибары кукуруз чәчәсе калган. Хуҗалык җитәкчесе Җәлил Сафиуллин сүзләренчә, биредә 3300 га чәчүлек мәйдан исәпләнә, шуның өстенә 500 гектар уҗым культуралары бар.
- Һава торышы чәчү барышында бик әйбәт торды, салкын да, кызу да булмады, шуңа күрә чәчүне тиз тоттык, - ди ул.
Хуҗалыкта 1200 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 400 е - савым сыер. Тәүлегенә 6000 литр сөт савалар. Акрынлап авыл хуҗалыгы техникасын яңарту бара - соңгы биш елда «Кичүчат» хуҗалыгына заманча трактор, чәчү комплекслары һәм әйләнешле сабан сатып алганнар.
«Ярыш» - яңару юлында
Хуҗалыкта техника һәм чәчү мәйданнарын яңартуга җитди тотынганнар - бер ел элек монда инвестор алышына, авыл хуҗалыгы бизнесын алып бару буенча зур тәҗрибәле кешеләр килә. Кыска гына вакыт эчендә ике комбайн, сиптергеч, үзйөрешле чапкыч, катоклар, чәчү комплекслары һәм трактор сатып алына. Бүген хуҗалык элиталы орлыклар үстерүгә юнәлеш тота - «Татарстанның элиталы орлыклары» ассоциациясенә кергәннәр.
- Быел алган тракторда 375 ат көче бар. Бер әйләнештә ул чәчә дә, артыннан ук дым да каплап бара торган җайланмасы бар. Бәясе 13 млн сум, без аны лизинг программасы нигезендә алдык. Барлык планнар да тормышка ашса, 2-3 ел эчендә ул үзен аклаячак, - ди хуҗалыкның финанс директоры Вазыйх Гыйльметдинов.
«Союз-Агро»да эш тынмый
Быел биредә чәчүне тиз тоттылар. Эш тәүлек әйләнәсе оештырылган. Бер агрегатка көнлек норма 800 гектар тәшкил итә.
17 ел элек оешкан җәмгыять безнең төбәктә иң эреләрдән - Татарстанның биш районына өстәп Самара өлкәсе җирләрен дә эшкәртә. Соңгы 10 ел эчендә хезмәтчәннәр ноутилл (No-Til) технологиясен кулланып иген игә. Ул заманча, туфракта файдалы микроорганизмнар һәм суалчан артуына китерә, шуның бәрабәренә туфракка дым һәм кислород үтеп керү арта. Бөртекле культуралар җыеп алынгач, саламы шунда чәчелеп кала, җир сөрелми. Ә корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы көрәш гербицидлар ярдәмендә башкарыла. Әлеге технология кертелгән елларны уңыш турында сүз бармаган, әлбәттә, чөнки туфрак өстендә уңдырышлы катлам булдырылсын өчен вакыт кирәк булган. Хәзер инде ел саен һәр гектардан 25 центнер даими уңыш алып киләләр. Бу технология ялкаулар өчен түгел - хата җибәрсәң, уңышсызлыкка очравыңны көт тә тор, ди белгечләр. Аның каравы экономияле - җир эшкәртү өчен кеше дә, ягулык та күп кирәкми.
- Техника шәп безнең, барысы да егәрлеге зур булган чит ил тракторлары. Чәчү агрегатларының киңлеге дә 9 метрдан башлап, - ди җәмгыятьнең Кузайкино җитештерү комплексы машина-трактор паркы мөдире Александр Мазуркин.
Мәйданнар яңартыла
Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев сүзләренчә, быел хуҗалыкларга искергән күпьеллык печән мәйданнарын яңарту юнәлешендә күләмле эш башкарасы булачак. Бу чәчү белән беррәттән башкарыла. Җитәкче быел да башка еллардан калышмыйча тиешле уңышны алу өстендә эшләячәкбез ди. Узган ел авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре 100 мең тонна ашлык алуга ирешкән.
- Ел әйбәт килер дип юрыйбыз. Бары да Аллаһы Тәгалә кулында - вакытында яңгыры яуса, җылысы булса, өмет итеп торабыз инде. Үз чиратыбызда, без барын да эшлибез. Бүген «Кичүчат», «Чагылтау», «Березовка», «Васильевка» хуҗалыкларында чәчү тәмам, - ди Фәнис Шәрәфиев.
Чәчү кампаниясенә нефтьчеләр дә өлеш кертә - авыл хуҗалыгы предприя-тиеләренә ташламалы бәядән дизель ягулыгы алу мөмкинлеге тудырганнар. Әлмәтлеләр өлешенә шулай итеп 1,5 тонна ташламалы ягулык туры килә.
Бүген хуҗалыкларда корткычларга, авыру һәм чүп үләннәргә каршы гербицид һәм башка химик препаратлар ярдәмендә көрәш бара.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа