Әлмәт районында малларга азык әзерләү бара
Кем өчендер җәй - ял чоры, ә авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре өчен - мал азыгы әзерләүнең, терлекләрне җәйләүгә чыгаруның иң кызган вакыты.
Язгы чәчү эшләре төгәлләнү белән, аграрийлар печән әзерләүгә керешә.
Күпьеллык үләннәрне җыюны соңга калдырырга ярамый, азык витаминлылыгын югалтырга мөмкин. Сөтнең сыйфаты да турыдан-туры җәйдән әзерләп калдырган азыкка бәйле. Малның иминлеге - аның улагында, диләр халыкта. Бу чыннан да шулай. Яфрак азык әзерләү өчен дә иң кулай вакыт. Алар хәзер аеруча сусыл, витаминнарга бай. Яшь терлекләргә кышын ашату өчен имән, юкә себеркеләре әзерләп куйсаң яхшы була. Бозаулар әлеге яшел сыйны кышын бик яратып ашый.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән хәбәр итүләренчә, Әлмәт җирлегендә терлек азыгы әзерләүгә иң беренчеләрдән булып «Зәй» ҖЧҖ, Токар-ликов исемендәге АҖ керешкән. «Чагылтау» һәм «Кичүчат» җәмгыятьләре исә чәчү барышында бик нәтиҗәле эшләгәннәр. Район хуҗалыклары алдына җәйге чорда 12 меңнән артык га мәйданда күпьеллык үләнне чабу, 9378 тонна печән, 15300 тонна силос әзерләү, 34661 тонна сенаж салып калдыру бурычы куелган.
Мал азыгы әзерләү белән беррәттән корткычларга, чүп үләннәргә каршы чараларны үтәү, тамырларны һәм яфракларны тукландыру кебек җаваплы эшләр дә башкарыла. Шулай ук язгы бөртекле һәм азык культураларын тукландыру буенча да эш җәелдерелде. Чәчүлекләрне саклау чаралары белән бергә аларны тукландырырга да кирәк. Чиста пар җирләрен дә эшкәртү бара. Быел сидераль культуралар чәчү планнан арттырып, каралган 689 гектар урынына 1600 гектарда башкарылган. Техник культуралар 6004 гектар, азык культуралары 5252 гектар тәшкил иткән.
Язгы чәчү тәмамлануны Әлмәт җирлегенең авыл хезмәтчәннәре елдагыча Сабантуй бәйрәме белән билгеләп узарга җыена. Традицион милли чаралар авылларда шушы атнада башланып китәчәк. Район хуҗалыклары хезмәтчәннәренә матур тотрыклы көннәр, мул уңышлар теләп калабыз.
Фәнис ШӘРӘФИЕВ, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы:
- Быел язгы чор башыннан ук коры килде. Туфракта дым аз булганлыктан, үләннәр үсеше тоткарланды. Шуңа күрә дә район хуҗалыкларына табигый көтүлекләрне куллану зарурлыгы артты. Мөгезле эре терлекләрнең лагерьларга үзвакытында күчеп, яшел чирәмгә керүе дә зур әһәмияткә ия. Малларның рационы да әкренләп җәй-ләү чорына күчерелә. Көтүлекләрдә һәм җәйге лагерьларда су эчертүне дөрес оештыру зарур. Районның авыл хезмәтчәннәре бу яктан бик тәҗрибәле: барлык сынауларны да үтеп, авырлыклар килгәндә, проблемаларны чишеп, җаен таба беләләр. Бу елны да сынатмаслар дип уйлыйм.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа