Әлмәт районында авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре терлек азыгы әзерли
Әмма район территориясендә яңгырлар әз булу нәтиҗәсендә алар кайбер авырлыклар кичерә.
Корылык аркасында аграрийлар быел терлек азыгы, узган елгыга караганда, 10 тапкырга кимрәк әзерли алган. Май аенда Әлмәт районында авыл хуҗалыгы өчен кирәкле 40 миллиметр урынына нибары 10 миллиметр явым-төшем яуган.
Хәзерге вакытта печән чабуның иң кызган чагы.
Быел эссе һәм коры яз аркасында үсемлекләргә дым җитми. Яңгырсыз басуларда туфрак ярыклар белән капланды. Азык өчен үләннең сыйфаты зыян күрә, нәтиҗәдә, җыелган массаның күләме 10 тапкыр кимегән. Узган ел аграрийлар бер гектардан уртача 200 центнер үлән җыйса, быел 20-25 центнер гына. Бу күләм бер терлек өчен генә җитә.
«Исәпләүләрдән чыгып, безнең районга бер шартлы терлеккә 23 центнер җыеп алырга кирәк. Безнең районда шартлы терлек саны 8 мең баш», - дип аңлатты районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәнис Шәрәфиев.
Хәер, хуҗалыкларда алдагы уңыш сезоныннан калган запаслар җитәрлек. Әйтик, Токарликов исемендәге хуҗалыкта терлек азыгы ел ярымга алдан әзерләнгән. Запаслары аз булганнар да ярдәмсез калмаячак. Якындагы өч атнада синоптиклар фаразлары буенча Әлмәттә яңгырлар көтелә. Шулай булгач, басуларда икенче тапкыр печән чабу тагын да уңышлырак булыр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа