Кызу печән өсте
Җәйнең эссе матур көннәрендә район хуҗалыклары печән әзерләү белән мәшгуль. Терлегеңә җитәрлек күләмдә печән әзерләү хәстәрен күреп бетерми торып, авыл кешесенең күңеле бер дә тынычланмый инде ул.
Быел яздан ук утыз градуслы кызулар торгач, үләннәр дә алай куе һәм сусыл түгел. Шулай да эссе көннәр чабылган үләнне киптерергә һәм тиз арада җыеп алырга мөмкинлек бирә.
Гомумән, 17 июнь иртәсенә район буенча кышлыкка терлекләр өчен 650 тонна печән, 5200 тонна сенаж әзерләнгән, бу бер баш сыерга 3 центнер азык туры килә дигән сүз.
Мөгезле эре терлекләр хәзер җәйге кардаларга чыгарылып, яшел чирәм ашап, витаминнар туплый башлады. Нәкъ менә җәйге чорда еллык сөтнең 50-60 проценты җитештерелә. Шуңа күрә дә малларның туклану рационына аеруча зур игътибар таләп ителә. Иң мөһим чара - көтүлектә һәм җәйге лагерьда су эчертүне дөрес оештыру. Бүгенге көндә район хуҗалыкларының барысында да диярлек таләпләр төгәл үтәлә. Төп бурыч - савым күрсәткечләрен арттырып, югары сыйфатлы сөт җитештерү. Бу уңайдан район хуҗалыклары арасында Н.Е. Токарликов исемендәге АҖне билгеләп узарга кирәк. Биредә бер сыердан 34,8 кг сөт савып алына. Бүгенге көнгә савылган сөт күләме - 26064кг. «Кичүчат» хуҗалыгының да савым буенча күрсәткечләре яхшы. Бер сыердан 17,9 кг сөт савып алына, гомуми күрсәткеч - 7140 кг. «Беренче май», «Чагылтау» һәм «Зәй» хуҗалыклары да савым күрсәткечләрен арттыру өстендә уңышлы гына эшлиләр.
Район хуҗалыкларында шулай ук бөртекле һәм азык культураларын тукландыру буенча да эш җәелдерелгән. Параллель рәвештә корткычларга һәм чүп үләннәргә каршы эшкәртү кебек җаваплы чаралар башкарыла.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа