Җир эше җиңел түгел
Гадәттәгечә, октябрь аеның икенче якшәмбесендә без авылда, кырларда, фермаларда һәм эшкәртү предприятиеләрендә хезмәт куючыларны хөрмәтлибез.
Кыенлыклар белән исәпләшмичә, үз эшен намус белән башкарган, табыннарыбызда азык-төлек муллыгын тәэмин итү өчен тырышкан тәҗрибәле игенчеләребез, механизаторларыбыз, терлекчеләребез, гомумән, күпкырлы авыл хуҗалыгының фидакарь хезмәтчәннәре белән чын мәгънәсендә горурланабыз.
Икмәк – ул тормыш нигезе, безнең бүгенге муллыгыбыз һәм иртәгәсе көнгә ышаныч билгесе. Шуңа да авыл хезмәтчәннәренең көзге байлык чорында уза торган Уңыш бәйрәме – барыбыз өчен дә аеруча әһәмиятле вакыйга. Авыл хуҗалыгы тармагында башкарылган эшләрнең ни дәрәҗәдә нәтиҗәле һәм керемле булуы шушы көзге чорда ачыклана да бит инде.
Әйе, аграрийлар өчен һәрбер ел сынау ул, чөнки аларның күпчелек эш-мәшәкатьләре һава торышына бәйле. Шунысы мөһим - нинди генә шартларда эшләргә туры килмәсен, авыл хезмәтчәннәре үзләренең язмышына хыянәт итми. Быелгы аномаль корылык авыл хезмәтчәннәренең җелегенә үтсә дә, һава шартлары четерекле булса да, кыр хезмәтчәннәре яхшы гына уңыш җыеп алуга ирештеләр. Күп булмаса да, җитәрлек.
Әлмәт җирлегендә туксанга якын авыл хуҗалыгы товарларын җитештерүче оешма исәпләнә, алтмыштан артык крестьян-фермер хуҗалыгы бар. Быел чәчүлекләрнең мәйданы 67,8 мең га мәйданны тәшкил иткән. 7 мең гектардан артык техник культуралар һәм 15 мең гектардан артык азык культуралары чәчелгән булган. 39 мең га мәйданны бөртекле культуралар биләгән, 30 мең тонна ашлык суктырылган, уңыш бирүчәнлек – гектарына 7,7 центнер. Бөртекле һәм техник культураларның уңышы түбән булу сәбәпле, тулай продукция күләме узган елга карата бары 30% тәшкил иткән.
Авыл хуҗалыгында терлекләрнең баш санын торгызу, сөт җитештерү, агро- иминләштерү мәсьәләләре өстенлекле юнәлешләр булып кала бирә. Авыл халкының эшлекле активлыгын арттыру буенча чаралар да дәвам итә. Болар барысы да тармакны үстерүгә һәм аның нәтиҗәлелеген арттыруга юнәлдерелгән.
Районның авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә һәм КФХларында 7610 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 2130ы – сыерлар. Ел башыннан алып район буенча 10,4 мең тонна сөт, 642 тонна ит җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы терлеклә-ренең баш санын саклап калу максатында көтүне яңарту буенча нәтиҗәле эш алып бара. «Кичүчат» ҖЧҖ Россия төбәкләреннән 78 баш тана кайтарткан. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ исә ел ахырына кадәр Германиядән 231 баш нәселле терлек сатып алырга планлаштыра.
Әлмәт җирлегендә соңгы елларда яшелчәчелек белән шөгыльләнүгә зур игътибар бирелә. «Яшелчә үзәне»ндә бүген төрле сортлы кәбестә җыю эше алып барыла. Быел ачык грунтта яшелчәләр 62 га мәйданда утыртылган булган. «Авыл» кооперативында 2000 тонна яшелчә, «Җиләкле үзәнлек»тә 220 тонна уңыш җыйганнар.
Район хуҗалыкларының, фермерларның тырышлыгы белән сентябрьдән башлап традицион көзге авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырыла. Ярминкә-ләрдә тәкъдим ителгән продукциянең сыйфатын ветеринария хезмәте, Россельхознадзор идарәсе контрольдә тота.
Район хуҗалыклары хәзер җир эшкәртү белән мәшгуль. Бар да киләсе ел уңышы өчен эшләнә. Машина-трактор паркының сакланышын тәэмин итү максатында, кыр эшләреннән азат ителгән техниканы хуҗалыклар инде саклауга куя башладылар, чистарту, консервацияләү, ремонтлау эшләрен тормышка ашыралар.
Туган җирне яратып, Әлмәт җирлеге үсешенә керткән тырыш хезмәтләре өчен авыл хезмәтчәннәренә рәхмәтебезне белдерәбез, ныклы сәламәтлек, иминлек һәм мул уңышлар теләп калабыз!
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа