Морадына ирешкән Морат
Фермерлык җиңел хезмәт түгел. Әлеге эшне бары тик тәвәккәл, тырыш кешеләр генә башкара ала.
Авылда төпләнеп, үз эшен башлап җибәрүчеләрнең саны күп түгел-түгелен. Нишлисең инде, мәктәпне тәмамлау белән яшьләр авылда перспектива тапмыйча, калага китүне хуп күрә.
Ә менә Морат Мөбәракшинны, нигәдер, зур шәһәрләр дә, андагы уңайлы шартлар да тартмаган, ул үзенең Бишмунчасында калырга карар кылган. Гомер буе каралты-курада күпләп мал асраган гаиләдә үскәнгәдерме, әллә артык үҗәт булгангамы, Морат тормышын терлекчелек тармагы белән бәйләгән һәм, чыннан да, ялгышмаган.
Күз тимәсен - эшләре үз көенә баруын дәвам итә. Крестьяннарга хас зирәклек һәм хезмәтсөючәнлек булганга шулай ул. Авыл егетләренең иң асыл сыйфатлары да шулдыр ул, мөгаен. Яныңда ныклы терәгең – гаиләң булганда, эшләр дә гөрләп бара, күңелләр дә күтәренке була. Шунсыз мөмкин дә түгел. Гаилә башлыгының төп эш урыны - «Татнефть» җәмгыятенең скважиналарны җир асты ремонтлау идарәсе. Монысы инде башка төрле хезмәт булса да, биредә дә зур тырышлык һәм җаваплылык сорала.
Эштән кайткач, хуҗалык-тагы мәшәкатьләргә баштан- аяк чума гаилә башлыгы. Балалары һәм тормыш иптәше – Морат Мөбәракшинның ышанычлы ярдәмчеләре. Фермерның хуҗалыгында бүген 36 баш мөгезле эре терлек бар, шуларның 12 се – савым сыерлары. Тайсуган, Нәдер, Кама-Исмәгыйль авылларында бик яратып һәм көтеп алалар аларның тәмле сөтләрен, шуннан аертып ясалган каймакларын.
- Менә шушы малкайлар безне ашата һәм яшәтә инде. Сүз дә юк, бүген аларны асрау зур чыгымнар сорый. Әлегә терлекләр көтүдә. Хәзер менә кышлату чорына әзерләнәбез, азыкны җитәрлек булсын дип күпләп әзерләдек. Әле 30 баш сарык, кош-корт та бар хуҗалыкта. Аллага шөкер, салам һәм печән белән хуҗалыгыбызга «Ярыш» җәмгыяте ярдәм итә. Равил Мияссәрович Шәяхмәтовка зур рәхмәт. Үзара шулай ярдәмләшеп яшәгәндә, бар да яхшы булыр, дип өметләнәм, - ди фермер.
Өметсез шайтан гына, диләр халыкта. Фермерлар алар шулай өметләнеп яшәргә өйрәнгән инде.
- Хуҗалыгында мал-туары булган кешегә чәчүлек җирләрсез авырга туры килә инде. Бу уңайдан гозеремне җиткергән идем, булыр, дип ышандырдылар. Гаилә фермаларын үстерүгә дәүләт үз вакытында сизелерлек ярдәм итте. 2017 елда мин үзем дә республика программасында катнашып, 300 мең сумлап ярдәм алган идем. Заманында нык булышкан иде. Әлегә субсидияләр турында сүз бара-баруын, тик соңгы вакытта бик акрынлык белән генә. Фермерларга ярдәм бик кирәк. Техника сатып алу да зур чыгымнар сорый бит. Бүген инде шул бар булганын ремонтлап, карап торабыз. Гомумән, шәхси һәм крестьян-фермерлык хуҗалыкларын кайгырту авылларның да язмышын кайгырту бит ул, шуны аңлый белү кирәк, - дип фикер йөртә Морат Мөбәракшин.
Без аның белән килешәбез. Фермерга исә уңышлар, бетмәс-төкәнмәс энергия, гаилә иминлеге һәм эшенең чәчәк атуын теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа