Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Бердәмлектә - көч

Ул кайчандыр Газ станциясе дип аталган. Чөнки нәкъ менә биредән төбәктә чыгарылган табигый газны, цистерналарга төяп, ил буйлап озатканнар. Миңлебай станциясенең үткәне данлы, киләчәге - өметле...

Укытучылар ремонт ясаган

Станциягә заманында сәяси хөкем ителгәннәр нигез салган дигән фикер дә яши. Ә менә хәрби төзүчеләр аны үстергән - тимер юл белән бәйле язмышлы торак пунктка 1953 елда нигез салына. Кайчандыр хәрби бараклар торган урында бүген «Кояшкай» балалар бакчасы урнашкан, анда 25 бала йөри. Шунда ук станция халкының белем учагы - 9 еллык мәктәп. Ул әле яшь. Мәктәпне 1999 елда салып куллануга тапшыралар. Башта 9, аннары 11, соңрак тагын 9 еллыкка әверелгән мәктәп чак кына ябылмый кала. Бәхеткә, авыл җирлеге җитәкчеләре тырышлыгы белән аны саклап калалар. Биредә бүген 48 бала белем ала.

- Безнең мәктәп шәһәр гимназияләре, лицейлары белән көндәш булырлык дип әйтә алмыйм. Шулай да узган уку елындагы төп дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре буенча уртача баллар математикадан да, рус теленнән дә «4» ле булды. Минемчә, бу бик әйбәт күрсәткеч, - ди мәктәп директоры Флүзә Шәмсетдинова.

Мәктәп әйдәп баручылардан булмаса да, көчлеләр рәтендә. Моны биредәге коллектив совет чоры мәктәбенә тугры калулары белән аңлата. Өстәвенә, уку йорты коллективы нәкъ шул чорда нигез салынган традицияләре белән дә аерылып тора. Биредә ике сөйләп торганчы бер эшләргә күнеккәннәр. Мисал өчен бу җәйне укытучылар яңа уку елына үз көчләре белән спорт залын ремонтлап керә.

- Теге яки бу программада катнашу җаен тапмаганга авыл җыенында мәктәп коллективы үзе шундый тәкъдим белән чыкты. Дөресен әйткәндә, башта шикләнеп калдым, ләкин ниятләре нык булганны шундук эшләре белән раслап күрсәттеләр, - ди станция карый торган Миңлебай авыл җирлеге башлыгы Илдар Рәхимов.

- Материалларын Илдар Мансурович үзе юнәтте, депутатлар корпусы көчле безнең, һәрберсенең ярдәме тигән дип беләм. Биш метр биеклектәге түшәмне буяр өчен кешеләрен дә алар табышты. Калганнарын үзебез, үз кулларыбыз белән эшләдек. Җәйге ялыбыз ремонт эшләре белән мәшгуль булып узса узды, тик бергәләп ерып чыктык. 10 ел көткән идек без бу үзгәрешләрне, быел җәй, ниһаять, башкарып чыга алдык. Материаллар калгач, берочтан ашханәне дә рәтләдек,- ди Флүзә ханым.

 

Мәдәният йорты ачылды

Станциядә 256 йорт исәпләнә, аларда рәсми рәвештә 700 дән артык кеше теркәлгән. Станциядә үзенең Мәдәният йорты да бар. Ул куллануга агымдагы елны гына тапшырылган. Төгәлрәк өйткәндә, Мәдәният йорты төзелеше 2019 елда тәмамлана, тик газ бирү проблемаларын хәл итү бер елдан артыкка сузыла. Хәзер биредә җылы бар. Мәдәният учагы федераль программа бәрабәренә төзелә. Биредә торак пунктта яшәүче олысы-кечесенә ял итәр өчен барлык уңай-лыклар да тудырылган: өстәл теннисы, бильярд, башка күмәк уеннар уйнарга була, җыр-моң яратучыларга иркен сәхнәсе, күңелгә ятышлы тамаша залы бар. Клуб мөдире Сиринә Ризванова сүзләренчә, биредә кул эшләре буенча түгәрәкләр эшли. Ә «Яшь күңелләр» исемле гармунчылар халык ансамбле үзен инде республикада гына түгел, Россиядә дә танытты.

Нефтьчеләр бүләге

Миңлебай станциясендә әле генә куллануга тапшырылган балалар мәйдан-чыгында «Татнефть» компа-ниясенең өлеше бәяләп бетергесез - авыл халкына мәчет артында барлыкка килгән уен комплексларын сатып алырга нәкъ менә нефтьчеләребез ярдәм иткән. Ә менә атынгычлар, шугалакларны урнаштыру биредә

яшәүче аксакаллар эше. Марсель ага Шәймөхәммәтовның Миңлебай станциясе кешесе булып яши башлавына 20 ел тулып киткән. Бүген авылда имам булып торучы дусты Нәҗиб ага Миңнеханов белән алар биредә йорт өлгертә. Лаеклы ялга чыккан дуслар икесе дә авыл кешеләре, шуңа күрә дә туган җирдән әзгә генә дә калышмаган торган җирнең иминлеге өчен бергәләп тырышырга күнеккән: Марсель ага гармунчы булып мәдәни казанда кайный, Нәҗиб ага дин юлында кайгыртып йөри.

- Авылыбызда төрле милләт кешеләре яши. Авылдашларыбыз да, каладагы якташларыбыз да ярдәм сорап мөрәҗәгать итсәң беркем дә кире бормый. Кемдер акчасы, материаллары белән, кемдер хезмәте белән ярдәмләшә. Менә бит, Марсель дә, Фәрит Ибәтуллин да, Зиннур Лотфуллин да көнозын, ару-талуны белми шунда эшләделәр. Күрәсезме, мәчет тирәсендә нинди матур балалар мәйданчыгы булды?! - ди Миңлебай станциясе имам-хатыйбы Нәҗиб Миңнеханов.

Мәйданчыкка тотынганчы ук, 2018 елда төзеп авыл халкына куллануга тапшырылган мәчет тирәсен тәртипкә салганнар. Манарасын озынайтканнар, ишегалдына таш түшәгәннәр, тирәсен койма белән әйләндереп алганнар, ә иң мөһиме, мәҗлесләр уздыру һәм укулар оештыру өчен җылытылган янкорма төзегәннәр.

- Мәчет - теләсә кайсы авылның йөзек кашы. Ул ерактан ук балкып торырга тиеш. Кулга корал тота белгәч, бик рәхәтләнеп эшләдек. Балалар мәйданчыгы төзибез дип сөйли башлагач та шикләнеп калган идем - аңа бит күпме бусага таптыйсы, спонсорлар эзлисе бар - килеп чыкты бит! - ди Марсель ага.

- Халкыбыз иманга кайта, намазга басучылар арта. Мәчете дә, шунда ук янкормасы да бик кирәк иде! Балалар шунда уйнар, каникулларда гарәп теле дәресләре өйрәнү буенча курслар да ачылыр дип хыялланабыз, - дип оныклары өчен куана Сиринә Ризванова да.

Сүз уңаеннан, Аллаһ йорты да Миңлебай станциясенә нефтьчеләрнең бүләге.

 

Рәдифә Ногманова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса