Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәт районында котыру авыруы буенча карантин кертелде

Авыру чыганагы Яңа Нәдер авылында табыла.

Татарстанның Әлмәт районында терлекләр котыру авыруы буенча карантин кертелде. Чикләү чараларын билгеләү турындагы указ төбәк башлыгы сайтында урнаштырылган.

Яңа Нәдер авылында, Лесная ур., 9 адресы буенча, хайваннар авыруының эпизоотик чыганагы теркәлде. Хәзерге вакытта котыру авыруы чыганагыннан 2 км радиуслы территория имин булмаган пункт булып тора.

Бу территориядә авыру хайваннарны дәвалау, чит кешеләрне территориягә кертү,  вакциналаштырылмаган хайваннарны алып керү һәм чыгару, аларның мәетләреннән тиреләрне тунау тыела.

Котыру авыруында шикләнелүче соңгы хайванны суйганнан соң 60 көн узгач, карантинны гамәлдән чыгарырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса