Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Туризм - яхшы, тик авыл хуҗалыгын да онытырга ярамый

Әлмәт җирлегендә ел дәвамында башкарылган эшләргә хисап ясауны күздә тоткан отчет сессиясендә ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, «Татнефть» компаниясе генераль директоры Наил Маганов һәм башка күп кенә дәрәҗәле кунаклар катнашты.

Районда һәм шәһәрдә башкарылган эшләргә һәм узган әһәмиятле чараларга йомгак ясау чарасы быел «Әлмәт» иҗтимагый үзәгендә узды.

Сессия барышында Тимур Нагуманов ел нәтиҗәләренә генә йомгак ясап калмыйча, шәһәр үсеше стратегиясен дә тәкъдим итте. Концепцияне район башлыгы «15 минутлык шәһәр» дип атады. Тимур Нагуманов Әлмәтнең нефтьчеләр тырышлыгы белән Россиядәге иң төзек калаларның берсенә әверелүен әйтеп китте. Шулай да Әлмәткә сервис секторын һәм хезмәт күрсәтү өлкәсен үстерү зарур икәнлеге ачык-ланган.

- Шәһәребезгә яңа предприятиеләр кирәк. Без интеллектуаль ресурслары югары булганнарга өстенлек бирәбез. Бу эре компанияләрнең идарәче офислары, IT-өлкәсе пред-приятиеләре, креатив индустрия, - дип санап китте район башлыгы.

«15 минутлык шәһәр» концепциясендә сурәтләнгән Әлмәттә транспорт проблемасы да булмаячак, бизнес өчен дә бар мөмкинлекләр тудырылачак икән. Моның өчен күбрәк инвестицияләр җәлеп итү, туризмны үстерү сорала булып чыкты. Калабызда бара торган киң күләмле торак төзелеше дә моңа уңай йогынты ясаячак, дип фаразлана.

Район башлыгы җәмәгать транспорты мәсьәлә-сенә аерым тукталды. Әлмәтлеләрнең бу өлкәдә ихтыяҗын тулысынча канәгатьләндерү өчен ресурслар җитенкерәмәгәнлеге ачыкланды. Проблеманы чишүдә зур булышлык күрсәтеп, өстәмә 10 транспорт чарасы сатып алуга акча бүлеп бирүдә ярдәм кулы сузган ТР Президенты Рөстәм Миңнехановка рәхмәтен дә җиткерде Тимур Нагуманов. Шул ук вакытта, форсаттан файдаланып, Фәрит Хәйрулловичка да ярдәм сорап мөрәҗәгать итте ул.

Алга таба район башлыгы ел йомгакларына тукталды. Узган ел нефтьчеләр башкаласы өчен шактый уңышлы чор булган. Республиканың социаль-икътисади үсеш рейтингында район иң яхшылар өчлегенә кергән. Биредә Татарстанның барлык сәнәгать продукциясенең өчтән бере диярлек җи-тештерелә. Әлмәт районы тулаем территориаль продукт күләме буенча икенче урынны били. Социаль инфраструктура өлкәсендә гамәлгә ашырыла торган күп кенә проектлар «Татнефть» компаниясе тарафыннан финанслана.

2021 елда 44 социаль объектка капиталь ремонт ясалган. Быел 28 республика һәм федераль программалар кысаларында 50 объектны рәткә китерү, капиталь ремонтлау һәм төзекләндерү планлаштырыла. Хәзер район җитәкчелеге төзелә торган торакның саны өчен генә түгел, сыйфаты өчен дә көрәшү бурычын куя.

Мәгариф өлкәсендәге эш нәтиҗәләренә килгәндә, мәктәпләрдә цифрлы мохит үсеше һәм БДИ нәтиҗәләре йөз балл булган укучылар санының артуы күзәтелгән.

ТР Дәүләт Советы Рәисе, Әлмәт шәһәренең мактау-лы гражданины Фәрит Мөхәммәтшин депутатларга, район активына республика файдасына нәтиҗәле хезмәтләре өчен рәхмәтен җиткерде. «2021 елда, кыенлыкларга карамастан, әлмәтлеләр республика икътисадына лаеклы өлеш керттеләр һәм куелган бурычларны уңышлы үтәделәр», - дип басым ясады парламент җитәкчесе. Шулай да ул Әлмәт районының авыл хуҗалыгы тармагын үстерүдә авырлык-лар кичерүенә, рейтингта соңгы урынны биләвенә борчылуын белдерде.

- Вәзгыятьне төзәтергә, проблеманы хәл итү өчен республикада булган барлык мөмкинлекләрне эшкә җигәргә кирәк, - дип проблеманы кабыргасы белән куйды Фәрит Мөхәммәтшин. Шулай ук гражданнарның мөрәҗәгатьләре һәм сай-лаучыларның наказлары белән эшләүгә аерым игътибар юнәлтте. «Сайлаучыларның 6 меңнән артык наказын без сигезенче чакырылыш РФ Дәүләт Думасы депутатларын сайлау алдыннан алдык. Бер генә мөрәҗәгать тә игътибарсыз калмаячак дип ышандырабыз. Без бу эштә беренче мәртәбә «юл картасы» механизмын сынап карадык. Әлмәт җирлегендәге гозерләр дә игътибарсыз калмас дип ышанам», - диде Дәүләт Советы Рәисе.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса