Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Сабанда сайрашыр чак якынлаша

Менә март аена да аяк бастык. Бу авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар өчен җаваплы чор.

Басу - авыл кешесе өчен тормыш, ансыз яшәп булмый. Кар астыннан басулар ачылып, тургайлар сайрап җибәрсә, чын авыл кешесенең йөрәге талпына башлый инде ул.

Язгы кыр эшләрен уңышлы оештыру өчен иң беренче чиратта техниканы тиз арада көйләп-әзерләп бетерергә, орлык фондын хәстәрләп куярга кирәк. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә район машина-трактор паркының әзерлек күрсәткече 87 процент.

Туфрак уңдырышлылы-гын яхшырту өчен ашламалар кайтарту, уҗымнарны вакытында тукландырып калу да зарур. Район аграрийлары алдына гектарына 70 килограммнан да ким булмаган тәэсир итүче матдә туплау бурычы куелган. Бу юнәлештә эшне активлаштырасы бар икән әле. Басу-кырларда техника эшләвендә өзеклекләр килеп чыкмасын өчен дизель ягулыгы белән тәэмин ителешне дә алдан кайгыртырга кирәк. Бу уңайдан авыл хезмәтчәннәренә елдагыча нефтьчеләр ярдәм итәр дип көтелә.

Орлыкларны чәчү алдыннан махсус эшкәртү үсемлекләрне авырулардан саклауда зур әһәмияткә ия. Әлеге профилактик алымны кулланмау иген уңы-шының кимүенә китерә. Хәзер хуҗалыкларда орлык-ларны җылыту, кыскасы, чәчүгә әзерләү эшләре белән шөгыльләнәләр.

Хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар карның басуларда мул булып ятуыннан канәгать. Җирдә быел дым җитәрлек, уҗым культуралары да яхшы үсеш алган. Хәзер инде барлык технологияләрне һәм агротехник срокларны төгәл үтәү сорала. Быел яшелчәчелек тармагын үстерүгә дә аерым игътибар биреләчәк. Мисал өчен, былтыр алар район буенча 62,5 гектарда чәчелгән һәм утыртылган булса, быел инде бу эшләр 100 гектарга якын мәйданда башкарылачак.

Әйе, һәрбер хуҗалык үз мөмкинлегеннән чыгып эш итә. Үткән елгы корылык күпләренең үзәгенә үткәнлектән, быел күп кенә мәсьәләләргә бик җентек-ле карашта булырга туры килә. Шуңа да карамас-тан, Әлмәт аграрийлары чәчүлек җирләре мәйданын киметергә уйламыйлар. Ки-ресенчә, быел аның күләме арта да төшкән әле. Мисал өчен, сөрү җирләре былтыр 78175,79 гектар булса, быел инде аларның мәйданы 80 гектардан артып киткән. Пар җирләре бераз кимеп, быел 9427,75 гектар тәшкил иткән итүен. Шуның 1343 гектары сидераль парга туры килә. Бу шулай ук яхшы күрсәткеч, чөнки былтыр ул 368 гектар мәйданны гына биләп торган. Чәчүлек җирләр быел 70881,34 гектар тәшкил иткән. 39883,53 гектар мәйданда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар чәчү планлаштырылган. Техник культураларны чәчүгә аеруча зур өстенлек биреләчәк. Мондый төр культуралар 14673 гектарда чәчеләчәк. Бу узган ел белән чагыштырганда ике тапкыр диярлек күбрәк. Рапсны 4099 гектарда, көнбагышны 5133 гектарда чәчү планлаштырылган.

 

Терлек азыгы өчен чәчүлекләр быел 16299,3 гектар мәйданны алып торачак. Шуның 10293,5 гектары - күпьеллык үләннәр. Кукуруз 1516 гектар мәйданда чәчеләчәк.

Язгы кыр эшләре нигездә һава шартларына бәйле рәвештә башланып китә. Соңгы елларда, шул исәптән быел аеруча яз иртә килә. Бу уңайдан без «Актау» хуҗалыгы җитәкчесе Данис Хәбибуллин белән дә сөйләшеп алдык.

- Хуҗалыкта уҗымнар чәчмәдек. Болай гомумән алганда бөртеклеләр 850 гектар мәйданны алып торачак. 1500 гектарны терлек азыгы культураларына дип бүлдек. Техникага килгәндә, 12 берәмлек тракторыбыз бар. Алар кыштан ук карап-әзерләп куелган. Чыннан да, быел яз иртә килә. Һава шартлары шулай җылы торса, апрель урталарында чәчүгә чыгарга булыр, - дигән фикерен белдерде ул.

Ә менә «Кичүчат» хуҗалыгы җитәкчесе Җәлил Сафиуллин фикеренчә, яз иртә килсә дә, ул үз вакытын ала, чәчү эшләре барыбер апрель азагыннан да иртә башланмаячак. Хуҗалыкта 60 лап техника исәпләнә, алар 100 процент әзер. Дизель ягулыгы җитәрлек. 450 гектар мәйданны уҗымнар били. Алар матур гына кышлап чыкканнар.

Көннәр шулай җылы торса, басулар да ачылыр. Суыта гына күрмәсен. Авылны чын күңеле белән яраткан кешеләр булганда, авыл җирлекләре яшәр, аграр тармак та тотрыклы булыр. Кала, ил халкын шул авыл хезмәтчәннәре туйдыра бит. Шуңа күрә барыбыз да уҗымнар өшемәсен, быел уңыш мул булсын дигән теләктә калыйк.

 

Резеда Исмәгыйлева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса