Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәләре гөрли

Шимбә көнне, 26 мартта, Әлмәттә икенче язгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе узачак, мондый чараларны оештыру үзгәрә.

Бу хакта туры эфир вакытында Әлмәт районы башлыгы Тимур Нагуманов хәбәр итте.

«Бу шимбәдәярминкәне оештыруны үзгәртергә планлаштырабыз. Беренчедән, күрше районнардан берничә авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре белән килештек. Чирмешән районы фермерлары өстәмә продукция — ит, сөт продукциясе җибәрергә вәгъдә иттеләр. Шулай ук бәрәңге китерүне  көтәбез — Лаеш районы складларыннан сыйфатлы продукция китерәчәкләр», - дип хәбәр итте район башлыгы.

Моннан тыш, фермерлар киштәләрдә казылык, сыр, йомырка, яшелчә һәм җиләк-җимеш, икмәк-күмәч әйберләре, он, бал һәм башка бик күп нәрсәләрне тәкъдим итәчәкләр. Азык-төлек җитәрлек күләмдә китерелә, дефицит дип борчылырга кирәкми.

"Нәрсәгә дә булса кытлык юк, ажиотаж бар. Бу шимбәдә ярминкәне тагын да баерак, тагын да масштаблырак итәргә планлаштырабыз", - дип аңлатты Нагуманов.

Спикер сүзләренә караганда, ярминкәләр халыкка кулай бәяләрдән сыйфатлы продуктлар тәкъдим итәргә һәм шәхси җитештерүчеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирә, әмма беренче ярминкә көтелгән форматта узмаган.

«Беренче ярминкә без халык өчен тулы ассортиментны тәкъдим итә алмады. Кызганычка каршы, беренче коймак төрле сәбәпләр аркасында бераз төерле килеп чыкты», — диде район башлыгы.

Ярминкәләр 2022 елның 23 апреленә кадәр дәвам итәчәк.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса