Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Әлмәттә авыл хуҗалыгы ярминкәсендә 40тан артык җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итте

Ярминкәне бу атнада уздыру да планлаштырылган.

26 мартта Әлмәттә икенче авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды. Ярминкәләр 23 апрельгә кадәр дәвам итәчәк. Товарлар җитәрлек күләмдә китерелә. Бу хакта район башлыгы Тимур Нагуманов телеграмда үзенең турыдан-туры эфирында сөйләде.

«Узган шимбәдә 40тан артык җитештерүче үз продукциясен тәкъдим итте. Халык актив рәвештә сатып алды. Әлмәтлеләр икмәк – күмәч һәм кондитер әйберләре, шоколад, сөт продуктлары, ит,  ярымфабрикатлар, бал, шикәр, тере тавыклар, ашлык һәм ярмалар, бәрәңге, яшелчә, җиләк-җимеш, яшелчә, яшел тәмләткечләр, тозлар һәм хәтта мәктәп яны участокларының продукциясен сатып алу мөмкинлегенә ия булды», - дип сөйләде Тимур Нагуманов.


Бу атнада шулай ук ярминкә дә планлаштырылган. Очрашу урыны: Ленин урамы, 126 адресы буенча урнашкан сәүдә йорты.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса