Алдан кайгыртсаң, яхшырак
Менә апрель аена да кердек. Җирләр кардан ачылып, инде чыннан да яз сулышы сизелә торган чор бу.
Район хуҗалыклары язгы чәчүгә тулы әзерлектә. Быел яз иртә килде дип, инде март башларында ук орлыгын, ашламасын, техникасын, ягулык-майлау материалларын хәстәрләп куйганнар иде Әлмәт аграрийлары.
Тик табигать үзенекен итте - март ае әле үзенең карлы, буранлы көннәре белән халыкны озак алҗытты. Шулай да авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючылар, киресенчә, моңа шатлана гына. Алар өчен яз никадәр озын һәм салкын килсә, шулкадәр яхшырак икән. Карның акрынлап җиргә сеңә баруы аны тукландыра, дымга баета. Хәзер инде кышлап чыккан культураларга вакытында ашлама кертеп, тернәкләндереп җибәрәсе генә бар.
Узган елның авыл хуҗалыгы тармагы өчен бик катлаулы булуын исәпкә алып, район хуҗалыкларындагы малларның ничек кышлавы белән дә кызыксындык. Бүгенге көндә районда 6722 мөгезле эре терлек исәпләнсә, шуның 2069 ы - савым сыерлар. Яшерен-батырын түгел, кышлату чорында терлекләрнең баш саны шактый кимүе күзәтелгән. Шулай да терлекчелек тармагын үстерүдә үзләреннән зур өлеш кертүче хуҗа-лыклар бар. Бу Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Кичүчат» җәм-гыяте. Фермерлык ху-җалыкларыннан исә бу юнәлештә Олег Слесарев нәтиҗәле эш алып бара. Язгы чәчүгә техниканы әзерләү буенча да шушы ук хуҗалыклар һәм «Чагылтау» җәмгыяте алдынгылар рәтендә.
Шушы көннәрдә терлекчелек тармагында эшчәнлек алып баручылар өчен тагын бер уңай яңалык килеп иреште. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнардан сөт-челек юнәлешендә мини-фермалар төзүгә, товар һәм нәселле таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алуга, өч яшьтән зуррак бияләр тотуга, савым сыерлар, ана кәҗәләр һәм кәҗә бәтиләре тотуга чыгымнар өлешен кап-лау өчен субсидияләр алуга заявкалар кабул итүе турында игълан итте. Субсидияләрнең максималь ставкалары түбәндәгечә арттырылган: таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алу өчен бер баш терлеккә 60 мең сумга кадәр, нәселле таналар һәм бер мәртәбә бозаулаган яшь сыерлар сатып алу өчен бер баш терлеккә 70 мең сумга кадәр, сөтчелек юнәлешендә кимендә 8 баш сыерга мини-фермалар төзү өчен - 600 мең сумга кадәр һәм кимендә 5 баш сыерга - 300 мең сумга кадәр. Сайлап алу 28 апрельгә кадәр дәвам итәчәк әле, теләге булганнарга бу бик яхшы мөмкинлек.
Авыл халкы өчен яз - бакчачылык, умартачылык эшләрен башлап җибәрүгә әзерлек чоры да бит әле ул. Хәзер күпчелек кеше умартачылык белән шөгыльләнгәнлектән, кортларны саклап калу көнүзәк мәсьәләгә әй-ләнде. Соңгы елларда умарта кортлары күпләп үлү очраклары да бик еш күзәтелде. Быел да шундый аянычлы хәл кабатланмасын өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә район умартачылары белән киңәшмә уздырылды. Идарә начальнигы Фәнис Шәрәфиев агулануга юл куймас өчен аграрийларга 2-3 көн эчендә умартачыларга пестицидлар куллануның кайда һәм кайчан планлаштырылуы турында хәбәр итәргә кирәклеген искә төшереп узды.
Пестицидлар белән эшләр кичке сәгать-ләрдә яки болытлы, салкынча һава торышында, бал кортлары очмаганда башкарылырга тиешлеге искәртелде. Эшкәртелгән участок чигендә куркынычсызлык билгеләрен кую да зарур. Умартачыларга, үз чиратында, кырлары умарталар янында урнашкан хуҗалыкларның агрономнары, фермерлары белән алданрак танышырга, аларга бу эшнең үзенчәлекләре турында искәртергә кирәк.
Әйе, алдан кайгыртсаң, яхшырак. Авыл хуҗа-лыгы тармагында эшчәнлек алып баручыларга хезмәтләренең тәмен табып, нәтиҗәсен күреп яшәргә генә язсын.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа