Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл хуҗалыгы

Басуларда эш тынмый

Июль уртасы. Басу-кырларга чыксаң, күңел күтәрелеп китә. Башакларның тулышып килгән чагы, уңыш быел чыннан да мул булырга охшаган.

Хәзер иң мөһиме - корткыч бөҗәкләргә, чүп үләннәргә каршы көрәшне тулы әзерлектә алып бару, үсенте тамырларын ашлау.

Аграрийлар бүген менә шуларны кайгырта.  Кырларга гербицид, фунгицид һәм инстектицид  кебек препаратларны сиптерү бара.

Әлбәттә, әлеге эшләр умартачылар белән килешенеп, билгеле бер сәгатьләрдә кичке якта гына оештырыла.  6090 гектар мәйданда чиста пар җирләре дә эшкәртелеп, үсемлекләрне яфраклардан тукландыру, терлекләргә азык әзерләү кебек мөһим чаралар да тулы көчкә оештырылган.

Терлек азыгының сыйфаты һәм продуктлылыгы эшнең оешканлыгына, технологияләрне үтәүгә турыдан-туры бәйле. Бүгенге көндә район хуҗалыклары тарафыннан 6072 гектар мәйданда күпьеллык үләннәр инде чабып алынган, шуның 2906 гектары печән, 2818 гектары сенаж, 348 гектары яшел азык өчен каралган. Берьеллык үләннәрне 3513 гектар мәйданнан чабып алу планда каралган булса да,  әлегә шуның 145 гектары гына чабылган. Кышкылыкка инде 5672 тонна печән әзерләп куелган куелуын, пландагы күрсәткеч - 7363 тонна. Сенаж 18351 тонна җитештерелгән.

Ашаган мал көр була, сөтен дә мулдан бирә. Еллык сөтнең 50-60 проценты нәкъ менә шушы җәйге чорда җитештерелә бит.  Быел үләннәр бик сусыл, куе, шуңа да печәнен рәхәтләнеп, берничә еллык запас белән әзерләп калдыру хәстәрен күрергә кирәк, ди хуҗалык җитәкчеләре, фермерлар бертавыштан. Хуҗалыкларның маллары инде май аеннан ук җәйге утарларга күчерелгән. Су белән дә тәэмин ителгән алар, азык базасы да җитеш. Сенаж, хуш исле печән, фураж сөтлебикәләр алдыннан өзелми.

Кардада асрау чорында малларны төрле бөҗәкләрдән, зарарлы авырулардан профилактикалау мәсьәләләрен дә игътибар үзәгендә тота хуҗалыкларның зоотехниклары.  Җәйләүне дөрес оештырган хуҗалыклар гына савым буенча югары нәтиҗәләргә ирешә шул. Районның иң эре җәмгыятьләреннән берсе саналган Токарликов хуҗалыгында шушы принцип белән эш йөртәләр. Шуңа да 500 баштан 1000 башка кадәр маллары булган республика хуҗалыклары арасында бу җәмгыять быел да кабат лидерлар сафына керде. Бу турыда узган атнада ТР Сөт җитештерүчеләр берлеге идарәчелегенең киңәйтелгән утырышында игълан ителгән иде.

Әлбәттә, Әлмәт җирле-гендә терлекчелек тармагын үстерәсе, шул исәптән савым күрсәткечләрен дә яхшыртасы бар әле. Әмма эшлим дип тотынган кеше өчен бүген районда мөмкинлекләр җитәрлек - теләк кенә кирәк. Бүгенге  ут кебек кызу көннәрдә армый-талмый хезмәт куючы авыл кешеләренә сабырлык һәм сәламәтлек теләп каласы килә. Хезмәтләрегез кадерле һәм хөрмәтле сезнең. Өстәлләрегез дә элеккегечә сыйлы, кесәләрегез - акчалы гына була күрсен.

 

Резеда Исмәгыйлева

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса