Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк
Һава торышы быел артык иркәләде, кинәндерде, дип әйтми район аграрийлары, күз тидерергә куркалар, кулай булды, диләр.
Һәр ел нәрсәсе беләндер үзенчәлекле. Узган елгы җәй коры килсә, быел ул - икмәкле ел. Язы да бик матур килде, дым җитәрлек булды, басудагы игеннәр көр булып күтәрелде, август та кызу көннәре белән куандырды.
Басудагысы түгел, амбардагысы икмәк, ди халык. Ходайның рәхмәте, райондагы икмәкнең күп өлеше вакытында һәм мулдан җыеп алынды. Республика буенча күрсәткечләргә күз салсаң, инде биш миллион тонналап ашлык суктырылганын күрергә була. Бу тәүлек саен 180-185 мең тонна суктырып барылган дигән сүз. Тагын 100 мең тонна тирәсе ашлык җыеп алу көтелә. Республиканың берничә районы инде урып-җыю эшләрен тәмамлап та өлгергән. Әлмәт җирлегендә исә берничә хуҗалыктан кала, эшләр дәвам итә әле. Бөртекле культуралар биләп торган мәйданның зурлыгына да бәйле бит әле эш темплары, шуны да истән чыгарырга ярамый. Шулай да эшләрен йөз процентка тәмамлаган хуҗалыкларны телгә алып үтәргә кирәк.
«Чагылтау», «Чулпан», «Кичүчат», «Васильевская», «Союз-Агро», «Михайловское» хуҗалыклары урып-җыюда аеруча өлгерлек күрсәткәннәр. «Зәй», «Беренче май», «Чишмә», Н.Е. Токарликов исемендәге АҖ, «Березовка», «Аппак» җәмгыятьләрендә дә эшләр төгәлләнүгә таба бара.
Ә менә «Актау», «Н. Михай-ловка-Р» хуҗалыкларына бераз эш куәтен арттырырга кирәк булачак. Шунысы да бар, сентябрь аенда, бигрәк тә яңгырлардан соң җыеп алынган икмәкнең уңышы август аендагы кебек түгел, гектарына 7-8 әр центнерга кимрәк чыга, дип искәртә район белгечләре. Шулай да күп калмаган инде, гомумән алганда, 90 процентлап уңыш район басуларыннан ындыр табакларына кайткан.
- Техника җитәрлек, быелгы сезонда 98 ләп комбайн җәлеп ителде. Бөртеклеләрне җыюда ACROS 530, 585 кебек комбайннар кулланылды. Бик куәтле техника, сезон вакытында 800 ләп гектар мәйданны җыеп алуга сәләтле. Хуҗалыклар арасында, елдагыча, алдынгылары да, бераз калышып бара торганнары да бар. Фермерлар да бик тырышып эшлиләр. Җәй буе хуҗалыкларда булып, алдынгы комбайнчыларны һәм механизаторларны бүләкләп, сертификатлар тапшырып бардык, - ди авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев.
33451 гектар мәйдан-ны биләп торган бөртекле-ләрнең бүгенге көнгә 29062 гектары инде суктырылган. Тагын 4389 гектар мәйдандагы бөртеклеләрне җыеп аласы калган. Уңыш гектарыннан уртача 33,5 центнер чыга. Бодай исә гектарына 38,9 центнер, арыш 26,6 центнер туры килә.
Районда арпа, солы, карабодай культураларын җыю тулы куәткә дәвам итә. Арпа гектарыннан уртача 34,9 центнер чыга. Иң яхшы күрсәткеч «Кичүчат» хуҗалыгында. Биредә бу культура гектарына 45,5 центнер туры килә. Солы да бу җәмгыятьтә бик уң-ган. Шулай да иң яхшы күрсәткеч Н.Е. Токарликов АҖдә. Биредә солыны гектарыннан 44,3 центнер күләмендә җыеп алганнар. Бөртеклеләрне ындыр табагына озату тәмамланып килгәндә, техник культураларны җыеп алу көтелә генә. Кукуруз уңышы гадәттә октябрь башында-урталарында була. Бу культура савым күрсәткечләрен арттыру өчен бик кирәк, дуңгызчылык, кошчылык комплексларында да си-мертү өчен кукуруз кулланыла.
Менә шулай, вакыт тиз уза, әле кичә генә басуда бөртеклеләр башакланган иде, бүген инде кайбер урыннарда салам да җыеп алынган, агрегатлар туфрак эшкәртүгә керешкән.
Игенчеләр алдында тагын бер мөһим бурыч - көз-ге культуралар чәчү тора. Авыл хезмәтчәннәренә бу җаваплы чорда сәламәтлек, сабырлык, мул уңышлар, тормышларында уңай үз-гәрешләр теләп калабыз.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа