Чеби санар чак җитте
Республикада урып-җыю тәмамланды диярлек, аның белән бергә көзге уҗым культуралары чәчү һәм туңга сөрү дә төгәлләнде.
Димәк, якын арада республика калаларында көзге ярминкәләр башланачак. Ә игенчеләр исә, беразга сулыш алып, уңышларын саный башлаячак.
Басудагы уңыш түгел, амбардагысы - уңыш. Токарликов исемендәге хуҗалык директоры Алексей Грушин әнә шулай дияргә ярата. Шуңа күрә, агымдагы урак өстенә нәтиҗә чыгару максатыннан, очрашу урынын да ындыр табагында билгеләде. Биредә инде эшләр күп калмаган - әле ике атна элек кенә тау-тау өелеп яткан ашлыкның киптереләсе киптерелеп, эшкәртеләсе эшкәртелеп тәмамланган диярлек.
- Узган-киткән кешеләр ындыр ишегалдындагы ашлыкны күреп, әрәм итәләр диеп уйлый торганнардыр. Бу алай түгел. Басудан кайткан ашлык эшкәртелә барды, сатыласы сатылды, озатыласы озатылды, ишелеп уңган уңышны чак җыеп өлгердек, - ди Алексей Иванович.
Токарликов исемендәге акционерлык җәмгыяте районда иң эреләрдән санала. Үзенең заманча сөт җитештерү комплексы, ит эшкәртү комбинаты булган хуҗалык игенне дә мал-туарга җитәрлек итеп үстерергә тырыша. Моннан тыш, чәчүлек җирләренең иң күп өлешен ашлык культуралары били. Бөртекле культураларны гына да быел 7300 гектар мәйданда иккәннәр. Уртача уңыш гектарыннан 43,6 центнер тәшкил иткән.
- Безнең шартлар өчен бик яхшы күрсәткеч. 22 мең тоннадан артык бөртек җыеп алдык, аларны киптереп урнаштырдык. Хәзер соңгы тонналар өчен амбарларны бушатабыз да, уңышны сатарга әзерләячәкбез, - ди җитәкче.
Сөт, ит җитештерүгә йөз тоткан хуҗалык мал азыгын да ике елга җитәрлек итеп әзерләгән. 2300 баш мөгезле эре терлек өчен (шуларның 900 башы - савым сыер) 8 мең тонна силос, 16 мең тонна сенаж, 6 мең тонна фураж җитештергәннәр. Боларның барысы да хуҗалык хезмәтчәннәре тырышлыгы нәтиҗәсе.
- Бездә уртача 250 кеше эшли, кемне дә булса аерып күрсәтү мөмкин түгел. Механизаторлар да, терлекчеләр дә, белгечләр дә үз урынында тырышып хезмәт итте һәм эшләвен дәвам итә. Бүген әле силос әзерләү, туңга сөрү дәвам итә, бөртеккә кукуруз да суктырабыз һаман. Авыл хуҗалыгында хезмәт итү бик авыр, шунлыктан бу өлкәгә килергә атлыгып торучылар да күп түгел, үзегез беләсез. Шуңа күрә барысына авыр хезмәтләре өчен рәхмәт әйтәсем килә, - ди Алексей Грушин.
Җитәкче сүзләренчә, уракка төшкәч тә бу кадәр ашлыкны үз көчләре белән суктырып алуга ышанмаган булганнар. Читтән белгечләр чакырту хакында уйлап караганнар. Тик хезмәт коллективы үзе теләп эш көнен төнгә ялгап эшләгән. Һава торышы да безнең яклы булды, ди алар.
Рәдифә Ногманова
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа