Табиб кешене дәвалый, ә ветеринар – кешелекне
Терлекчелек игенчелек белән беррәттән район өчен мөһим тармакларның берсе булып тора.
Авыл хуҗалыгы предприятиеләренең ел дәвамында тотрыклы продукция һәм керем алу чыганагы ул. Тагын шунысы да бар – бу тармакта елның теләсә кайсы фасылында эшнең тукталып торганы юк. Малларның көр, каралган булуы гына түгел, аларның сәламәтлеге дә зур әһәмияткә ия икәнен һәрберебез аңлый. Бүгенге язмам ветеринария өлкәсенә 37 ел гомерен багышлаган фидакарь хезмәт ияләренең берсе – Н.Е. Токарликов исемендәге АҖнең сөтчелек-товар комплексында өлкән ветеринария табибы булып эшләүче Илдар Ахунов турында. Ул үзе тумышы белән Түбән Кама районы Югары Чаллы авылыннан. Мәктәпне тәмамлагач Минзәлә авыл хуҗалыгы техникумына укырга керә, армиядә хезмәт итә. Техникумнан соң яшь белгеч туган авылына кайта һәм «Октябрь бүләге» хуҗалыгында мал табибы булып эшли башлый, читтән торып югары белем ала. Алга таба хуҗалык «Чаллы» исеме белән йөртелә, аннан инвесторлар килгәч, «Бәхетле-Агро» була. Биредә Илдар Вагыйз улы 2018 елга кадәр хезмәт куя. Аннан соң Зәйнең «Агросила» хуҗалыгында да эшләп ала. Кайда гына эшләмәсен – һәрбер урында аны бик җаваплы, булдыклы, таләпчән белгеч буларак беләләр, яраталар, хөрмәт итәләр. Н.Е. Токарликов исемендәге АҖдә Илдар Вагыйз улы 2019 елдан бирле хезмәт куя. Шушы көннәрдә генә Илдар Ахуновның Татарстан Республикасының атказанган ветеринария табибы дигән мактаулы исемгә лаек булуын ишеткәч, аның өчен чын мәгънәсендә куандым, чөнки мондый тәҗрибәле белгечләр районда гына түгел, республикабызда да бармак белән генә санарлык калгандыр, мөгаен.
– Мин ветеринария һөнәрен очраклы сайламадым, аңа бөтен җанымны һәм йөрәгемне бирдем, чөнки терлекләрне, авыл хуҗалыгын балачактан үз иттем. Малларны яратырга, кайгыртырга балачактан ук өйрәттеләр безне. Әнием гомере буе фермада эшләде, бозаулар карады. Яшерен-батырын түгел, хезмәтебез җиңелләрдән түгел, бу бик җаваплы, йөрәккә үтеп керә торган һөнәр дисәң дә була, чөнки маллар да кешеләр кебек авырый, аларга да вакытында ярдәмгә килергә әзер булырга кирәк. Аның әйтеме дә бар бит әле – табиб кешене дәвалый, ә ветеринар – кешелекне. Элегрәк совхозлар, колхозлар булганда, тәүлек дәвамында эштә булган чаклар күп булды, хәзер инде заманча технологияләр бар, «М-комплекс» программасы бик нык ярдәмгә килә. Тәүлектәге эшчәнлеккә биремнәрне дә аның аша алабыз. Бозауларны караумы, вакцинация уздырумы – барысы да шушы программа аша башкарыла. Кичке якта барлык белешмәләрне кертеп куясың – иртәнгә заданиеләр әзер, бар нәрсә дә төгәл, бернинди буталчыклык юк. Робот кебек инде, шаккатмаган җиреңнән дә шаклар катарсың. Фермага мин үзем авылдан йөреп эшлим. Иртәнге алтыда килеп җитәм, җиденче яртыларда эшкә керешәбез, шулай дүрткә кадәр монда булабыз инде. Ял көннәрендә чиратлап кизү торабыз. Моннан тыш комплекс та тулысы белән минем өстә әлегә – җитәкче юклыктан, инде бер еллап карап, күз-колак булып торам. Ә болай эш көнебез родильное отделениегә обход ясаудан башлана, бозауларны карыйбыз, аннан авыру сыерларны, бозауларга тиешлеләрен тикшереп чыгабыз. Уңышлы дәвалаудан соң, үз эшеңнең нәтиҗәләрен күреп, күңел шатлана, әлбәттә, – ди Илдар Ахунов.
Өлкән ветеринария табибы әйтеп узганча, комплекста 2442 баш терлек исәпләнә. Фураж сыерлар 1080 баш. Савыла торганнары бүген 972 баш тәшкил итә икән. Шуны да әйтергә кирәк, хуҗалыкта бозаулар үрчетүгә дә зур әһәмият бирәләр.
– Бозауларны тана булганчы үстерәбез, тәрбиялибез, аннан каплатабыз. Хуҗалыкта үз ассенизаторыбыз бар. Ит җитештерү белән шөгыльләнәбез, безне беләләр, ярминкәләргә дә еш чыгабыз, авылларга да барабыз. Шулай да төп юнәлешебез сөтчелек инде. Бер сыердан тәүлегенә 31,5 литрлап сөт савып алына. Аллага шөкер, бүгенге көндә сөтнең бәясе артып, литры 50 сумга җитте. Элегрәк, үзегез беләсез, 25 сум иде бит. Күрсәткечләр канәгатьләнерлек, зарланмыйбыз. Шунысы да куандыра – комплекста яшь белгечләр дә байтак. Димәк, хезмәтебезне дәвам итәрдәй кешеләр бар, – дип куана мал табибы.
Чыннан да, куанырлык шул. Заман катлауланган саен ветеринарларның эшчәнлекләре тагын да зуррак җаваплылык һәм игътибар, югары белем сорый. Мал табиблары бүгенге көндә терлекләр арасында киң таралган нинди генә авырулар белән очрашмый бит – лейкоз, туберкулез, кош гриппы, мастит, котыру авыруы дисеңме, әллә ниндиләре бар аның. Әлеге яман чирләрне кисәтергә, аларга каршы көрәшергә туры килә бит ветеринарларга, Ходай ярдәм бирсен. Язмабызның герое – тынгысыз хезмәт иясе Илдар Ахуновны дәрәҗәле хөкүмәт бүләгенә ия булуы белән тагын бер тапкыр тәбрик итәбез. Алдагы тормышыгызда яңадан-яңа үрләр яуларга язсын Сезгә.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа