Әлмәт районы комбайннары парады техниканың урып-җыюга әзерлеген күрсәтте
Бүген Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы комиссиясе Әлмәт районының агросәнәгать комплексы предприятиеләрен урып-җыюга һәм киләсе ел уңышы өчен туфракны төп эшкәртүгә әзерлекләре белән танышты.
Комбайннар парадын ачу тантанасына Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык – төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, шулай ук урып-җыюда катнашучы белгечләр килде. ⠀
Тикшерү барышында ашлык җыю комбайннарының, авыл хуҗалыгы техникасының, транспорт чараларының, ашлык складларының, киптергечләрнең, ашлык чистарту машиналарының әзерлек дәрәҗәсе билгеләнде. Урып-җыю комбайннары сезонлы Дәүләт техник карау уза, шул ук вакытта алар барысы да комбайннар парадында тәкъдим ителергә тиеш. Комиссия әгъзаларының аерым игътибары хезмәткәрләрнең хезмәтен мотивацияләүгә һәм хезмәтне саклау таләпләрен үтәүгә юнәлтелде. ⠀
Комиссиягә бүген «Ярыш» ҖЧҖ, «Чагылтау» ҖЧҖ, «Чулпан» ҖЧҖ, «Зәй» ҖЧҖ, "Ак Барс" АҖ, Н. Е.Токарликова исемендәге АҖ, «Кичүчат» ҖЧҖ, «Чишмә» ҖЧҖ, «Союз-Агро» ҖЧҖ һәм Мехотряд үз техникасын күрсәттеләр. ⠀
Белгечләр билгеләп үткәнчә, хуҗалыкларда урып-җыю эшләренә һәм туңга сөрүгә әзерлек төрле. Мәсәлән, «Чагылтау», «Кичүчат» һәм «Токарликово» да техника әзер. Район башлыгы Тимур Нагуманов быел уңыш яхшы, хәзер иң мөһиме - аны вакытында һәм минималь югалтулар белән җыеп алу, дип билгеләп үтте. ⠀
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Тәлгать Таһирҗанов, техника сыйфаты буенча Әлмәт районы алда бармый, чөнки комбайннарга 10 елдан артык. ⠀
Әмма мондый ресурслар белән дә яхшы уңыш җыеп алырга мөмкин. Ул аграрийларны бу атна дәвамында мөмкин булган барлык техниканы ремонтларга, техник яктан карап чыгарга һәм аны басуларга чыгарырга чакырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа