Шәрәфиев 2020 елдагы уңыш һәм терлек азыгы турында фаразлый
Район хуҗалыкларының яздан бирле тын алырга да вакытлары юк. Без үзизоляциядә булып, читтән торып эшләгәндә дә басу-кырлар гөрләп торды. Хәзер исә - печән өсте, уракка төшәргә дә санаулы көннәр калып бара.
Ни чәчсәң, шуны урырсың, ди халык мәкале. Мул уңыш алу өчен, әлбәттә, сыйфатлы орлык белән бергә барлык агрочараларның төгәл үтәлүе һәм һава торышының кулай булуы да зарур. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Фәнис Шәрәфиев әйтүенчә, агымдагы елда терлек азыгы һәм бөртеклеләр күләме узган елгы дәрәҗәдән күбрәк булыр дип көтелә.
Быел яңгырлар җитәрлек яуды. 15 апрельдән бүгенгә кадәр районда 166 мм явым-төшем булган.
Бу бер гектар мәйданга 166 тонна су керде дигәнне аңлата. Ул бик яхшы күрсәткеч, - диде Фәнис Шәрәфиев. – Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Үләннәрне беренче кат чабу бик яхшы күләм бирде.
Печән бүгенгә 8 мең тонна әзерләнгән. Бу районда булган ихтыяҗның 120 проценты дигән сүз. Мал-туар асраучы ярдәмче хуҗалыкларга да өлеш чыгарылган – 1 мең тоннасы аларга таратылган. Әле үләннәрне икенче кат чабуга төшмәгәннәр.
Күпьеллык үләннәрдән 26 мең тонна сенаж салынган. Анысы планның 61 процентын тәшкил итә. 5 мең гектар мәйданда катнаш азыкка дип берьеллык үлән чәчелгән. Шуның 4 меңгә якыны сенаж салуга китәчәк, шулай ук авыл хезмәтчәннәренә өләшү дә планлаштырылган. Силоска керешмәгәннәр әле. Без тагылмалы печән чапкычларны күреп күнеккән. Кайбер хуҗалыкларда үзйөрешле җиңел чапкычлар эшли. Район буенча аларның саны 7.
Терлек азыгы туплау белән беррәттән үсемлекләрне корткычлардан һәм авырулардан саклау, тукландыру, чиста парларны эшкәртү, урып-җыю эшләренә әзерлек бара. Токарликов исемендәге, “Кичүчат”, “Чагылтау” хуҗалыклары һәр эштә алда баручылардан аталды.
- Быел күбрәк уңышка өметләнәбез. Эсселек куркыта, әлбәттә. Уҗым культуралары узган ел белән чагыштырганда яхшырак. Районда бөртекле һәм бөртекле-кузаклы культуралар мәйданы 41 мең гектар тирәсе, терлек азыгына дигәннәре 19 меңнән артык. Гәрчич якынча 7 мең гектар мәйдан били. Аның яртысы сидерат буларак кулланылачак, - дип искәртте авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе.
Киләсе атнада комбайннарны кабул итү узачак. Быел парад башка еллардан аермалы буларак өч урында – Кәләй, Кузайкино, Кама-Исмәгыйльдә оештырыла. Безнең район техникага бай түгел, билгеләп үтелгәнчә, тәэмин ителеш уртача республика дәрәҗәсеннән кимрәк. Бу атнада республикадан эшче комиссия килгән. Татарстан төбәкара ветеринария лабораториясе һәм бөртеклеләр сыйфатын бәяләү үзәге вәкилләре Акташ икмәк кабул итү пунктында да булганнар. Элеватор эшкә тулысынча әзер, киләсе атнада
бөртек җыю һәм эшкәртүдә катнашучы техниканы кабул итү уздырыла. Ягулык белән дә проблема булырга тиеш түгел.
- 2020 елга районга ташламалы шартларда 1600 тонна ягулык бүленде. Дәүләт һәм “Татнефть” компаниясенең ярдәме бар, - диде Фәнис Шәрәфиев.
Димәк, өстәлләребездән ипи-сөт өзелмәячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа