Табигать үзенең кодрәтен күрсәтеп, авыл хезмәтчәннәрен сынавын дәвам итә
Җәй бик кызу һәм коры килде. Яңгырлар булмау сәбәпле, быелгы уңыш күрсәткечләре мактанырлык булмаячак.
Җирдә дым бик аз булганлыктан, чәчүлек җирләрдәге үләннәрнең дә сыйфаты начар. Эссе көннәр күңелдә сагаю уята.
Шушы көннәрдә ТР Президенты йөкләмәсен үтәү йөзеннән республикада авыл хуҗалыгы оешмалары һәм район җирлекләре кысаларында азык балансына анализ ясалды. Әлмәт муниципаль районында да баланс комиссияләре үтеп, барлык милек рәвешендәге, шәхси хуҗалыкларда терлек азыгына булган ихтыяҗ анализланды, терлек азыгы җитмәүне тулыландыру буенча чаралар күрелә башлады. Район хуҗалыклары елга буйларында, болыннарда, урман массивларында булган азыкны җыялар, шулай ук терлек азыгын чит төбәкләрдән кайтаруга да әзерлек башланган. Терлек азыгы җитмәү киләчәктә терлекләрнең баш саны азаюга, авылда эш урыннары кимүгә китерергә мөмкин. Ә моңа юл куярга ярамый. Пай хакы өчен халыкка терлек азыгы бирү мәсьәләсе дә карала.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе хәбәр иткәнчә, бүгенге көндә 9 мең гектардан артык мәйданда күпьеллык үләннәр чабылган. Бу 80 процентка якын эш башкарылган дигән сүз. Бер баш малга хәзерге вакытта 7,1 центнер азык берәмлеге туры килә. Планда исә 23 центнер каралган. Сенаж әлегә 10200 тонна, печән 3280 тонна әзерләнгән. Эшләр дәвам итә.
Быелгы коры һава торышы дымны саклау буенча ныклап чаралар күрү мәсьәләсен кабыргасы белән куйды, корылыкка чыдам сортларны үстерергә һәм сугару системасын максималь рәвештә кулланырга кирәклекне тагын бер кат исбатлады.
Авыл хуҗалыгы өчен быелгы язгы-җәйге чор чыннан да зур сынау булды. Шуңа күрә дә аграрийларга дәүләт ярдәм кулын сузарга әзер. Бу уңайдан авыл хуҗалыгы һәм азык төлек идарәсе шәхси ярдәмче хуҗалыклар алып баручы гражданнардан савым сыерларны, ана кәҗәләрне һәм кәҗә бәтиләрен тоту чыгымнарының бер өлешен каплауга заявкалар сайлап алынуы турында хәбәр иткән. Заявкалар һәм документларны агымдагы елның 25 июленә кадәр авыл хуҗалыгы идарәсенә тапшырырга.
Шәхси ярдәмче ху-җалык алып баручы граждан заявкасын һәм документларын «Минем субсидияләр» мәгълүмат системасы аша электрон рәвештә яки шәхси кабинетын авторизацияләү юлы белән «Минем субсидияләр» мобиль кушымтасында, шулай ук кәгазь документ рәвешендә дә тапшыра ала.
Субсидия шәхси яр-дәмче хуҗалык алып баручы һәм агымдагы финанс елының 1 гыйнварына түбәндәге терлекләре булган гражданга бер тапкыр бирелә: бер баш савым сыеры булса - 2300 сум, ике баш савым сыеры булса - 1 баш сыерга 3300 сум исәбеннән, өч һәм аннан күбрәк савым сыеры булса - 1 башка 4300 сум исәбеннән, ана кәҗәләргә һәм бер яшьтән зуррак кәҗә бәтиләренә - 1 баш терлеккә 500 сумнан. Заявкаларны сайлап алу буенча мәгълүмат, субсидияләр бирү тәртибе, сайлап алуда катнашу өчен документлар формалары ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми сайтында урнаштырылган.
Субсидия алырга теләге булган кешеләр дәүләт ярдәменнән файдаланып калу хәстәрен күрә башладылар инде.
Резеда Исмәгыйлева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа