Татарстанда шикәр чөгендере уңышы Россия төбәкләре арасында алтынчы урынны били
18 октябрьдә республикада барлык уңышның 96 процентын җыеп алганнар.
Татарстан шикәр чөгендере уңышы буенча Россия төбәкләре арасында алтынчы урынны били. Бу турыда республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары Николай Титов сүзләренә сылтама белән Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Техник культуралар уңышын җыеп алу турында бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында республика муниципаль районнары белән узган киңәшмәдә республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының беренче урынбасары сөйләде.
Бүгенге көндә республикада 2,1 млн тонна шикәр чөгендере җыеп алганнар. Бу барлык күләмнең 95 процентын тәшкил итә, диде Николай Титов. Аның сүзләренчә, тагын 3,4 мең гектар мәйданнаң уңыш җыеп аласы калган.
Быел республика шикәр чөгендере мәйданнарын 10 мең гектарга киметтеләр. Хәзер бары 64 мең гектарга гына утыртыла. Узган ел республика аграрийлары 3 млн тоннадан артык татлы тамыразык җыеп алган. Бу республикада чөгендерчелек тарихында иң югары күрсәткеч.
Н.Титов шикәр чөгендерен эшкәртү дә актив баруын әйтте. Республиканың өч заводы өзлексез эшли. Бер тәүлектә 17 мең тонна чимал эшкәртәләр һәм 3 мең тонна шикәр комы җитештерәләр.
Фото: архив
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа