2 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Бик күп помидор ашарга кирәк
Кетчуп яман шешләрнең хәвефен киметә.
-
Казаннан Тегеранга туры авиарейс ачылды
Татарстанда һәм Иранда яшәүчеләр 3 сәгать 20 минутта күчеп утырмыйча оча ала.
-
Татарстан кешесе кибеттән кыйммәтле 11 колбаса урларга маташкан
Супермаркеттан урлау очрагы ЗЯБ бистәсенең 15 нче комплексында булган.
-
Казанда Халыкара мөселман кинофестивале көннәрендә Ирина Алферова белән очрашу була
4 сентябрьдә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә фестивальне ачу тантанасында дөньяның төрле почмакларыннан килгән танылган артистлар катнаша.
-
Камал театры "Ай тамашачысы" акциясе игълан итте
Театр сайтыннан алган билетларының 20 проценты күләмендә кешбэк кайтарылачак.
-
Татарстанда һава шартлары бозылу ихтимал
Иртәгә көндез республикада 24 градуска кадәр җылы булачак.
-
БЫТБЫЛДЫК ЙОМЫРКАСЫ ФАЙДАСЫ
Бытбылдыкның тән температурасы — 42 оС, бу кош инфекцияле чирләргә, шул исәптән сальмонеллезга бирешми.
-
Элвин Грей һәм Гүзәл Уразова өр-яңа машиналар сатып алган
Татар эстрадасының ике йолдызы гастроль автомобильләрен алмаштырып, Чаллы эшмәкәре Вячеслав Зубаревтның «ТрансТехСервис» салоныннан өр-яңа машиналар алган, дип хәбәр итә «Вести КАМАЗа».
-
Татарстанда пенсия льготаларының барысы да сакланачак
Татарстан җитәкчесе сүзләре буенча, республикадагы льготларның гомуми суммасы 6,8 млрд сум чамасы.
-
Кан басымын дарусыз төшерүнең төп 4 ысулы
“Артериаль басым (кыскартып, АБ дип атыйк) югары булганны без күп очракта сизмибез дә, – дип еш кабатлый танылган табиб, профессор Елена Малышева. – Кеше үзен әйбәт хис итә, басымны үлчәп карарга башына да килми. Ә бит югары АБ – инсульт һәм инфаркт булу куркынычын берничә тапкыр арттыручы күрсәткеч”.
-
Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлады
Быел республикада нефть ятмаларын сәнәгый эшкәртә башлауның 75 еллык юбилеен бәйрәм итәләр.
-
Путин якын киләчәктә иң кирәкле булачак һөнәрләрне әйтте
Россия Президенты Владимир Путин "Сириус" үзәгендә халыкара фән олимпиадалары җиңүчеләре белән очрашты.
-
Котырынган ата баласын буа
Гафури районының үзәкләштерелгән хастаханәсеннән урындагы хокук саклау органнарына 11 яшьлек малайның авыр хәлдә китерелүе турында хәбәр килә.
-
Йокы ничә сәгать булырга тиеш?
Галимнәр йокының озынлыгы һәм йөрәк-кан тамырлары авырулары ихтималлыгы арасындагы бәйләнешне тикшергән
-
Кариев театрына директор итеп Гүзәл Сәгыйтова билгеләнде
Ул вазыйфасына 5 сентябрьдә керешер, дип көтелә.