3 сентябрь 2018 яңалыклары
-
Игътибар: Әлмәттә салкын су бирү туктатыла
Ремонт эшләре белән бәйле рәвештә 4 сентябрь көнне салкын су бирү туктатыла.
-
Дамир Фәттахов вакытлыча эш урыннары булдыру өчен яңа программа кирәк дип саный
Казан яшьләре министрга эш урыннары булдыру белән бәйле тәкъдим-проектлары хакында сөйләделәр.
-
Татарстан муниципалитетлары арасында Казан, Әлмәт һәм Лаеш алдынгылыкны саклаган
Татарстан Икътисад министрлыгы республика районнары үсеше рейтингын яңартты.
-
Памятка о порядке действий при обнаружении подозрительного предмета, который может оказаться взрывным устройством
Не оставляйте факт обнаружения подозрительных предметов без внимания!
-
Татарстанга гриппка каршы вакцинаның беренче партиясе кайтты
Табиблар, авыручылар саны мәктәптә кышкы каникуллардан соң артачак, дип көтә.
-
Роза Әдиятуллина ире белән бәхәсләшкән
Иренең авылына бәрәңге алышырга кайткан ТНВда "Татарлар" тапшыруы алып баручысы Роза Әдиятуллина ире белән бәхәсләшеп, җиңгән. Ире аңа "Ник бу фотога төшәсең, барыбер инстага куймыйсың бит" дигән. Ә Роза куйган.
-
“Күке” әтиләрне ни көтә?
Яңа гаилә барлыкка килү һәрвакыт күңелле. Кызганычка каршы, аларның матур яшәп китә алмаганнары да була. Кайчак никахтан соң байтак еллар үткәч тә гаиләләр таркала.
-
"Мулла" фильмы "Восток&Запад" кинофестивалендә җиңү яулаган
Режиссер Рамил Фазлыев фестивальдә берьюлы ике "Алтын сармат арсланы" сынына лаек булган.
-
Нефтьчеләр көнендәге бу күргәзмәне барыгыз да күрдеме? Ай-яй, матур!.. [+ФОТОЛАР]
Ел саен Нефтьчеләр көнендә «Татнефть» компаниясенең структур бүлекчәләре һәм кече предприятиеләрендә хезмәт куючылар, пенсионерлар арасында уздырылучы иҗат бәйгесендә катнашучыларның эшләреннән торган күргәзмә эшли.
-
Килешүне Әлмәттә төзеделәр [+ФОТОЛАР]
“Кванториум”да Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Новгород өлкәсе губернаторы Андрей Никитин белән очрашты.
-
Һөнәри осталык бәйгесе яңалыклар белән узды [+ФОТОЛАР]
Быел да “Татнефть” ААҖ компанияләре һәм бүлекчәләре яшь хезмәткәрләре һөнәри осталыкта көч сынашу өчен “Юбилейный” Спорт сарае территориясенә җыелды.
-
Әлмәттә – Нефтьчеләр көне [+ФОТОЛАР]
Әлмәт көне буе бәйрәм итте. Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәменә төрле төбәкләрдән бихисап кунаклар килде. Быелгы тантана Татарстанда нефть ятмалары эшкәртелә башлауга 75 һәм Әлмәт шәһәренең 65 еллыгына багышланды.
-
Әлмәттә заманча троллейбуслар йөриячәк [+ФОТОЛАР]
Әлмәттә җәмәгать транспорты проблемасы чишелә. Район җитәкчелеге аны яңа троллейбус маршрутлары ярдәмендә хәл итәргә планлаштыра.
-
Әлмәттә “Сәламәтлек” паркы ачылды [+ФОТОЛАР]
Һәр елны Әлмәттә ял итү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару өчен сквер-парк ачу күркәм традициягә әйләнеп бара. 2015 елда “Шәмсенур” скверын бүләк иткән булсалар, 2016 елда менә дигән пляж зонасы, узган ел исә Шарлавыклы буаларда махсус мәйданчыклар ясалды. Быел әлмәтлеләргә “Сәламәтлек” паркы бүләк иттеләр.
-
Октябрьдә Россиядә ипигә бәя артырга мөмкин
"Руспродсоюз" берлегендә валюта курсы үзгәрү һәм 2018 елда уңыш кимү фаразлануга бәйле рәвештә, ашлыкка бәя артуын әйткәннәр.