10 июль 2018 яңалыклары
-
Татарстан балаларына җәйге лагерьларга 54,8 меңнән артык түләүсез юлламалар бүленгән
Быел сәламәтләндерү лагерьларында 218 мең 672 бала ял итә.
-
Беркайчан да эшләмәүчеләр 2019да күпме пенсия алачак
2019 елда эшләмәүче пенсионерлар саны 7 процентка артачак, дип хәбәр итә ТАСС. Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Максим Топилин сүзләренчә, бу төр пенсионерларның акчасы индексацияләнәчәк.
-
Чаллыда, өстән тәмәке төпчеге төшеп, күпкатлы йортта янгын чыккан
Янгында йорт кирәк-яраклары һәм мебельгә зыян килгән.
-
Татарстанда бер университетның экс-проректоры кулга алынган
“Реаль вакыт” хәбәр иткәнчә, әлеге көннәрдә КНИТУ-КАИ проректорына карата җинаять эше кузгатылган.
-
Хәләл-кафе пешекчеләре чит ил журналистларына татлы әзерләргә өйрәтте
Чит илләрдә популяр хәләл-кафе пешекчеләре мастер-класс үткәрде.
-
Работающих в казанском пресс-центре ЧМ-2018 журналистов научили готовить татлы
Шеф-повар известной казанской сети кафе-халяль поделилась с представителями СМИ секретами татарской кухни.
-
Казанская епархия получила право выставлять две уникальные иконы из фондов НМ РТ
Одной из реликвий, размещенной в храме Сергия Радонежкого в Казани, стала «Паммакариста», переданная патриархом Константинопольским Иоакимом III.
-
Акташ бөртек әзерләү һәм эшкәртү комбинаты тикшерелде
Әлмәт районы комбинатында яңа уңыш сезонына техниканың әзерлеге тикшерелде.
-
Киңәш кирәксә, Әлфиягә кушыл
Баладан кызыгып, ата-ана да “интернет“ дигән дөньяны гизә торган заманада яшибез. Интернетны дөрес итеп куллана белергә кирәк бит аны. 57 яшен тутырган Әлфия апа Галиәхмәтова кебек, мәсәлән. Беренче татар инстаблогеры Ринат Галиәхмәтовның әнисе ул. Әлфия апаның “хоп-хоп” дип көн дә иртән җәяүләп йөрүләрен, кышын чаңгыда шууларын карау, көн саен аннан яңа рецептлар көтүләр 11 меңгә якын язылучының гадәти бер тормыш күренешенә әйләнеп куйды инде. “Әти-әниләрегез интернет белән эш итәргә өйрәнсен, өйрәтегез. Сез еракта, яшь барган саен, үзеңне ялгыз итеп тойган чаклар була. Балаларны, оныкларны сагынабыз. Шул чакта телефон ярдәмгә килә”, – дип бөтен яшьләргә мөрәҗәгать итә Әлфия апа.
-
“Татар-информ”да Әлфия Афзалова истәлегенә багышланган концерт хакында сөйләячәкләр
Матбугат конференциясенә гаммәви мәгълүмат чаралары вәкилләре чакырыла.
-
Игътибар: светофор сүндерелә
Бүген Әлмәттә вакытлыча светофор сүндереләчәк.
-
Сөйкидә «Булгария» һәлакәте корбаннарына багышланган митинг була
Әлеге фаҗигадә 122 кеше һәлак булды, шуларның 28е – балалар.
-
Казан югары уку йортларының берсендә тренерлар факультеты ачыла
Булачак тренерларны Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясе әзерләячәк.
-
Татарстанлыларны Бөтенроссия волонтерлык лагеренда катнашырга чакыралар
30 июль – 9 сентябрьдә Иркутск өлкәсендә милли паркы территориясендә "Экодемия" бөтенроссия волонтерлар лагере узачак.
-
Нәдер авылында иртәнге фаҗига
Узган якшәмбедә Нәдер авылында 19 яшьлек егет электр счетчигын алыштырган вакытта ток сугудан үлә.