11 ноябрь 2018 яңалыклары
-
Йөткерү йөрәк белән бәйле була аламы
Әйе. Йөткерү йөрәк астмасы патологиясе билгеләренең берсе булырга мөмкин.
-
“Ике ел очрашып йөргән кызы улыма бозым ясаган” [язмыш]
Авылда Өммегөлсемнең хәленә керүче юк. Аның һәр көн саен салмак адымнар белән авыл урамнарын иңләвен дә бер гадәт кебек кенә кабул итәләр. Бер ноктага төбәлеп, яннарыннан эндәшми, сәламне алмый, сорауларга җавап бирми генә үтеп киткән чакларыннан да ниндидер бер гаеп эзләргә керешәләр. Ә бала-чагалар исә, бөтенләй “сихерче” дип урап узарга тырыша, кыюраклары бармак төртеп үртәп китүдән дә оялмый. Ни өчендер бер генә кеше дә аның хәсрәт белән эчкә баткан күзләренә туры карап, күңел халәтен аңлауны кирәксенми.
-
Калифорниядә урмандагы янгында 25 кеше һәлак булган
Америка хөкүмәте мәгълүматлары буенча, быелгы янгыннар Калифорния тарихында булганнарының иң зур зыян салганы санала.
-
Хәмдүнә Тимергалиева кабат шаккаттыра
Халыкара “Татар Җыры” эстрада фестивале быел “Пирамида” сәхнәсендә 22 декабрь көнне унтугызынчы тапкыр узачак. Грандиоз тамашага оештыручылар гына түгел, җырчылар да бик тырышып әзерләнә.
-
Камал театры сәхнәсендә Аяз Гыйләҗев әсәрләреннән куелган спектакльләр декадасы төгәлләнә
Бүген көндез 15.00 сәгатьтә Түбән Кама театры "Яра" спектаклен күрсәтә, кичен Камал театрының "Әтәч менгән читәнгә" спектакле тәкъдим ителә.
-
Кечкенә әлмәтлеләр өчен мастер-класс оештырылды
Әлмәт балалар китапханәсендә “Тылсымлы сандык” клубының чираттагы дәресе узды.
-
Игътибар, ана капиталы сертификатын рәсмиләштерү вакыты кыскартылды
«Балалы гаиләләргә дәүләт ярдәменең өстәмә чаралары турында»гы 256 номерлы Федераль законга кертелгән төзәтмәләр нигезендә ана капиталына сертификат бирү вакыты кыскартылды.
-
Татар телле ата-аналар конференциясендә милли мәгариф мәсьәләләре күтәреләчәк
18 ноябрь көнне Казанда узачак конференцияне Бөтендөнья татар конгрессы белән “Татар ата-аналары” берләшмәсе оештыра.
-
Танылган мәгърифәтче Исмәгыйль Гаспралы турында фильм тәкъдим ителде
Исмәгыйль Гаспралы - унтугызынчы гасыр ахырында Бакчасарайда яшәгән танылган фәлсәфәче һәм мәгърифәтче.
-
Блогер Татар Малай Мәскәүдә Татарстан илчелегендә булган
Инстаблогер Татар Малайның бүген 90 мең язылучысы бар.
-
Әлмәт пенсионеры аферистлар корбаны булган
67 яшьлек пенсионер ханым сүзләренчә, аңа билгесез кеше шалтыратып, моңа кадәр сатып алган биологик актив өстәмәләр өчен компенсация вәгъдә иткән.
-
Татарстанда гаджетлар ясау белән шөгыльләнә башлыйлар
Чаллы шәһәре технопаркының бизнес-инкубаторында төрле гаджетларның прототипларын эшләргә һәм шунда ук алга таба сатуга чыгару өчен аларга тест үткәрергә мөмкин булачак.
-
Баш авыртса нишләргә?
Башы авыртмаган кеше юктыр ул. Ә бит моңа игътибар итсәң, ул төрлечә авырта. Кемнеңдер чигәдән кысып ала да тиз генә ычкындырмый, кемнеңдер вакыт-вакыт баш арты ойый. Әйе, авырту төрле һәм үзгәрүчән була. Кайчак ул һич кенә дә тынгылык бирми, гел сулкылдый. Ә кайчакта башны күтәреп тә булмый, күз алмасына кадәр сызлый. Табиблар баш авыртуының 300 төрле сәбәбен китерә.
-
Хатын-кызлар колагына: ИР-АТТАН КАБУЛ ИТӘРГӘ ЯРАМАГАН 9 БҮЛӘК
Ванганың кайчандыр әйткән сүзе бар: «Бүләкләрнең берсенә – куан, икенчеләреннән саклан», – ди ул. Аның карашынча, шатлык китермәгән, киресенчә, күңелсезлекләр алып килгән бүләкләр дә бар икән.
-
Организмга ничек ярдәм итәргә?
Кешенең иммун системасы — организмны вирус, бактерияләр һәм башкалар, мәсәлән, яман шеш күзәнәкләреннән саклап торучы калкан. Дошманын танып алу белән иммун системасы аны юк итәргә тотына.