20 май 2020 яңалыклары
-
Татарстан синоптиклары кырау төшү турында кисәтә
21 майда республикада аязучан болытлы һава торышы көтелә, явым-төшемсез, җил көньяк-көнбатыштан.
-
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановның киләсе срокка тәкъдим ителүен хуплады
Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның 2020 елның көзендә Татарстанда Бердәм тавыш бирү көнендә узачак республика җитәкчесен сайлауларда тәкъдим ителүен хуплаган.
-
Әлмәт шәһәр күлендә балыклар үлү уңаеннан ачыклык кертелде
Әлмәтлеләр шәһәр күлендә балыклар үлү очраклары буенча шәһәрнең экология департаментына мөрәҗәгать иткән.
-
Илcөя Бәдретдинова кемне елаткан?
Җырчы Илсөя Бәдретдинова Инстаграм дуслары белән шәп яңалыгы белән уртаклаша.
-
Марат Җәббаров: Һәр районның үз мөмкинлекләре бар, әмма бүгенге катлаулы шартларда булачак уңышка нигез салучы хезмәт кешеләренә игътибарлы булу мөһим
Хезмәткәрләрнең эшен тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм аларны кызыксындыру чәчү барышына җитди тәэсир итә
-
Бала үлеменнән соң Әлмәттә тикшерүләр башлана
Бүген Татарстан прокуратурасы башлыгы Илдус Нәфыйков Әлмәт прокурорына имин булмаган гаиләләрне ачыклау юнәлешендә җирле органнарның эшен тикшерүне йөкләде.
-
Әлмәт автовокзалы автобус маршрутлары расписаниесенә үзгәрешләр кертте
Бүген “АПОПАТ” АҖ районның кайбер торак пунктларына һәм янәшәдәге районнарга йөрүче автобуслар расписаниесе урнаштырды
-
Битлек-перчатка режимын бозган әлмәтле үз җәзасын алды
Әлмәттә чикләү чараларын бозучыларны ачыклау максатыннан оештырылган рейдларның берсендә полиция хезмәткәрләре җәмәгать урынында медицина битлегеннән башка йөрүче 30 яшьлек ир-атны тоткарлый.
-
«Кызыл канәфер» акциясе онлайн-режимда старт алды
«Кызыл канәфер» Бөтенроссия акциясе быел онлайн-режимда үтә «Буыннар хәтере» хәйрия фонды тарафыннан оештырылган бу акция Хәтер һәм дан елына һәм Бөек Ватан сугышында җиңүнең 75 еллыгына багышлана.
-
Әлмәттә коронавирус белән авыруның яңа очраклары ачыкланмаган
Үткән тәүлектә Татарстан Республикасында COVID-19ның яңа 75 очрагы ачыкланган.
-
Табиблар халыкны кабул итә башлады
ТР буенча Роспотребнадзор идарәсе хәбәр иткәнчә, республикада бүгеннән табибларның планлы рәвештә поликлиникаларда медицина ярдәме күрсәтү, шулай ук планлы рәвештә медицина тикшеренүләрен үткәрү эше яңартылды.
-
Әлмәттә кайнар суны туктатып тору графигы
10 нчы ЖЭУ идарәче компаниясе кайнар су бирүне туктатып тору графигы урнаштырды.
-
Кыярның яфраклары саргайса, нишләргә?
Кыяр үстерүчеләр еш кына аның яфраклары саргаю проблемасы белән очраша.
-
Әлмәттә яңа троллейбус маршруты ачылды
Бу хакта район башлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.