20 декабрь 2019 яңалыклары
-
100 яшьлек ветеранны хөрмәтләп Рәхмәт хаты тапшырды
Рөстәм Миңнеханов 100 яшьлек фронтовик Фәррах Хәйретдиновны бүләкләде
-
Грипптан ничек сакланырга?
Грипп кышкы сезонда киң таралучан иң катлаулы һәм авыр чирләрдән санала. Аның белән авырмас өчен һәр кеше профилактика чаралары күрергә тиеш.
-
Салават Фәтхетдинов: «Изге гамәл кылудан курыкмагыз»
Бу көннәрдә Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов үзенең төркеме белән сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикле балаларны сөендереп, аларга концертлар куеп йөри.
-
Әлмәттә бүген өй туе
Бүген Әлмәттә бюджет өлкәсе һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, грант алучы табиблар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр күптән көтелгән фатир ачкычларын алды. ⠀
-
Татарстанда уртача хезмәт хакы күпмегә арткан?
Татарстан Республикасында уртача хезмәт хакы 36,3 мең сум тәшкил итә. Бу хакта Татарстанстат хәбәр итә.
-
Әлмәттә яңа бала тудыру йорты барлыкка киләчәк
Ул «Татнефть» компаниясе ярдәме белән төзеләчәк.
-
Яшь гаиләләргә торак алу өчен 50 млн сум акча бүлеп биреләчәк
Татарстанда яшь гаиләләр торак алу өчен субсидия ала алачак. Бу максатларга ирешү өчен республика бюдетыннан 50 млн. сум бүлеп бирелә, тагын 13, 3 млн сумны федераль бюджет тәкъдим итәчәк.
-
Урманнанмы, кибеттәнме?
Нибары 11 көн калды. Тиздән Яңа елны каршы алачакбыз. Хәзер күпләрне бер сорау кызыксындыра: бәйрәм күрке – чыршының ниндиен куярга? Ясалмасының ылыслары коелмый, чыны хуш ис тарата. Әлмәт урамнарында эшли башлаган чыршы базарларында сатучылар чынын сайларга киңәш итә. Ел саен яңа чыршы кую йортка уңай мохит, яңа кәеф алып килә, ди алар.
-
Декабрь ахырында бу өч билгенең тормышы үзгәрәчәк
Астролог Тамара Глоба декабрьнең азагында кайберәүләргә зур уңышлар алып киләчәген әйтте.
-
"Рубин"га яңа тренер билгеләнде
«Рубин» футбол клубының яңа тренеры итеп Леонид Слуцкий билгеләнде. Контракт 5 елга исәпләнгән.
-
Әлмәттә берәүләр сигез шешә алкоголь эчемлек урлаган
Шәһәр прокуратурасы элек тә хөкем ителгән ике әлмәтлегә карата җинаять эше буенча дәүләт гаепләвен хуплады.
-
ЮХИДИ хезмәткәрләре барлык машина йөртүчеләрне тикшерә башларга мөмкин?!
ЮХИДИ хезмәткәрләре исерек булуның бернинди тышкы билгеләрен күрсәтмәгән очракта да, барлык машина йөртүчеләрне алкоголь һәм наркотикларга тикшерү хокукына ия булырга мөмкиннәр.
-
Әлмәттә 908 эш урыны бар
Әлмәт шәһәренең мәшгульлек үзәге предприятие-оешмаларда 20 декабрьгә барлыгы 908 вакантлы эш урыны барлыгын хәбәр итә.