24 октябрь 2018 яңалыклары
-
Әлмәттә вакытлыча су бирү туктатылып торачак
«Әлмәт-Водоканал» АҖ вакытлыча салкын су бирүнең тукталып торачагы турында кисәтә.
-
Татарстанда “Ел лидеры-2018” җиңүчесен сайлыйлар
Республикада балалар һәм яшьләр иҗтимагый берләшмәләренең 140 активисты һәм җитәкчесе “Ел лидеры” исеме өчен көрәшәчәк.
-
Казанга авиашоуга «Стрижи» төркеме килде
27 октябрьдә «Казан» Гаилә үзәге янындагы мәйданда югары пилотаж төркеме үз осталыкларын күрсәтәчәк.
-
Яшь калыйм дисәң
Әлегә фән адәм баласының картаю процессы алдында көчсез. Әмма билгеле бер кагыйдәләрне үтәп, организмга яшь калырга ярдәм итәргә мөмкин.
-
Ел ахырына кадәр инвалидларга 370 млн сумлык реабилитация чаралары биреләчәк
Быел 9 ай эчендә инвалидлар 15 млн техник реабилитация чарасы белән тәэмин ителгән.
-
Социаль иминият фонды инвалидларга автомобиль тапшырачак
Автомобильләр ел ахырына кадәр 54 кешегә биреләчәк.
-
Казанда Россия һәм Казахстан хезмәттәшлеге буенча Хөкүмәтара комиссия утырышы була
Kazinform һәм “Татар-информ” агентлыклары хезмәттәшлеге турында меморандум имзалануы көтелә.
-
Менә сиңа, әби, яңа салым!
Берничә ай элек “Бердәм Россия” партиясе Россия Дәүләт Думасына, авыл җирлегендә яшәп, шәхси хуҗалыгында мал-туар асраучы, кош-корт үрчетеп, яшелчә, җиләк-җимеш үстерүчеләрне эшмәкәрләргә тиңләү турында яңа закон проекты тәкъдим иткән иде. Авылларның язмышын хәл итәрлек көчкә ия булган бу документны РФ Дәүләт Думасы беренче укылышта кабул итәргә дә өлгерде.
-
Хезмәт министры Россиядә хезмәт хакы моңарчы күрелмәгән күләмдә артты дип саный
Статистика буенча, Россиядә хезмәт хакы 11 процентка диярлек арткан.
-
Галимнәр... көлдерә. Юләррәк ачышлар да кайвакыт файдалы була
Әле күптән түгел генә Америкада иң көлкеле фәнни тикшеренүләр авторларын бүләкләгәннәр – аларга Шнобель премиясен тапшырганнар. Моннан 30 ел чамасы элегрәк АКШның “Annals of Improbable Research” (“Анналы невероятных исследований”) юмористик журналы редакциясе гамәлгә куйган Игнобель премиясен Россиядә нишләптер әнә шулай дип йөртәләр.
-
Казанда “Контракт буенча хәрби хезмәт – синең сайлау!” чарасында Натан чыгыш ясаячак
“Казан” гаилә үзәге мәйданында кул көрәше буенча мастер-класс оештырыла, корал экспозициясе һәм электрон тир тәкъдим ителә.
-
Башкортстан студентын Татарстан дәүләт сайтына зыян китергән өчен хөкем иттеләр
Башкортстандагы бер югары уку йортының 22 яшьлек студенты Татарстан телекоммуникацияләре интеграцияләнгән дәүләт системасы чыганакларын ваткан.
-
Биеклек яратучы егет агач башында утырып өшеп бетә [+ВИДЕО]
Тамбовта гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренә биек чыршы башына менгән кешене коткару өчен автолестница кирәк булган. Коткару операциясен видеога төшергәннәр. Бу хакта “Вести” каналы хәбәр итте.
-
Лилия Сәлахетдинова, гаилә коргач, тормышка карашы үзгәрүе турында әйтте
“Без кешенең терәк булуын көтәбез, ләкин иң элек үзең ышанычлы кеше булырга тырышырга кирәк”, - диде шагыйрә.
-
Фатир вәгъдә иткәннәр, әмма...
«Голос. Дети» җиңүчесе Данил Плужников төп приз белән Сочида фатир да откан иде. Әмма бүгенгәчә ул һаман фатир ачкычларын алмаган. Сочи шәһәре хакимияте менә 2 ел инде аңа буш вәгъдәләр бирә.