27 октябрь 2018 яңалыклары
-
Бала хакына нидән баш тарта аласыз?
Татарстанда яшәүче бер ир-ат, җыелган алимент бурычлары өчен машинасын приставлар ала башлагач, 100 мең сум алиментын урында ук түләгән. Бу хакта Суд приставлары федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе хәбәр итә. Бу кешенең машинасын Яңа Чишмә районында “Тоннель” махсус операциясе барышында туктатканнар. Ә сез бала хакына нәрсәдән баш тарта аласыз?
-
Татарстанда юеш кар явачак
27-29 октябрьдә төнлә һәм иртән республика юлларының кайбер участокларында бозлавык булуы ихтимал.
-
Россиядә шикәр комын күпләп сату бәясе 50 процентка арткан
Узган ел нәтиҗәләре буенча шикәр җитештерү 15,9 процентка арткан һәм 6,7 млн тоннага җиткән.
-
Ландыш күпме акча эшләвен яшерә, Рамил авылда интернетсыз интегә
Бүген кешене интернетсыз күз алдына да китереп булмый. Теләсә кемнең телефонында «Инстаграм» да «ватсап»… Вакыт бармы-юкмы, кул үзеннән-үзе шуларга үрелә. Гади кеше социаль челтәргә үзенең көндәлек мәшәкатьләрен элсә, артистлар концертлары турында хәбәр бирә, реклама ясый.