Яшь хатын алам, типтерәм дөньясында
Мөселман календаре буенча хәзер изге айларның берсе булган Рәҗәб ае бара. Бу айда Рәгаиб кичәсе бар.
Әйе, никах дини күзлектән дә, дөньяви тормыш ягыннан да саваплы, кирәкле гамәл. Вакыты җиткәч улын өйләндерү, кызын кияүгә бирү - һәр әти-әнинең бурычы.
Соңгы вакытта мөселманнар арасында икенче хатын алучылар турында ишетергә туры килә. Мин бу хакта мәдрәсә шәкертләре белән дә, мөгаллимнәр белән дә сөйләшеп карадым. Шәкертләр, яшьлекләре белән бик дәртләнеп, бу гамәлнең пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте икәнен аңлатырга тырышты. Өлкәнрәкләр исә, сөннәт саваплы гамәл булса да, сүзләрен сайлап кына җавап бирде. Тик тел төпләреннән икенче хатын алырга теләкләре юк түгеллеге шәйләнә.
Хатын өстенә хатын алу мөселман өчен иң төп шарт түгел. Исламның башы да, нигезе дә аңа гына кайтып калмый. Бу мәсьәләдә беренче хатынның ризалыгын алу кирәк түгел дисәләр дә, синең белән 20-30 ел гомер иткән хатын бу хәбәрне ишеткәч куанычыннан бии башлар дип уйламыйм. Пәйгамбәребез (с.г.в.) үзеннән 15 яшькә өлкән Хәдичә (р.г.) белән 28 ел бергә гомер итәләр. Хатыны исән вакытта ул өйләнү турында уйлап та карамый. Шәкертләр, әле беренче хатын алып карамаган килеш, икенчегә өмет итеп торсалар да, мәдрәсәдә гыйлем алучы кызлар исә, моның сөннәт гамәл икәнен белеп тә, икенче хатын булып барырга яисә өсләренә көндәш алдырырга атлыгып тормый.
Күп кенә мөселманнар, Мөхәммәд пәйгамбәр (с.г.в.) дүрт хатынга кадәр рөхсәт иткән, диләр. Аның хатын-нары күп булуга ишарә-лиләр. Ә бит пәйгамбәрнең бары тик бер хатыны - Гайшә генә кыз килеш кияүгә кил-гән. Калган 10 хатыны барысы да тол булганнар.
Сүз дә юк, дини гыйлем алган мөселман кардәшләр, шәкертләр, хәзрәтләр, имамнар белми эшләмидер. Тик минем үземне кызыксындырган ике генә сорауга җавап ишетәсем килә. Ул укучылар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
- Шәһәрдә һәм районда ике хатын белән яшәү-че мөселманнар бар. Әмма алар моны кешедән яшерәләр. Намазны, ура-заны берәү дә яшерми. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) сөннәте, Аллаһ ризалыгы өчен булгач, ник кача-поса эшләргә бу эшне?
Җәләлетдин хәзрәт Сәйметдинов. Әйе, андый әйбер күзәтелә. Миңа калса, алар фетнә чыгармаска дип бу хакта әйтмиләрдер.
Наилә абыстай. Элек, пәйгамбәребез заманында, хатын-кызны мохтаҗлыктан коткару, динне куәтләү максатыннан күп хатын алганнар. Хәзер нәфесләрен тыя алмаганнан дип уйлыйм. Бер генә мөселман да икенчегә итәк тулы бала белән тол калган хатынны алмый. Нәфесләрен яшь кызларга сузалар. Шуңа күрә яшерәләр.
- Җиткән кызыгызны өлкән яшьтәге берәү үзенә икенче хатынлыкка сорап килсә, бирергә ризамы?
Җәләлетдин хәзрәт Сәйметдинов. Бу шактый четерекле мәсьәлә. Монда, мин ир кеше, мин телим, дип кенә булмый. Беренчедән, ул бала синеке генә түгел. Аны табып үстергән әнисе - синең хатының да бар. Әгәр дә үзе һәм әнисе риза булмый икән, ул турыда сүз дә була алмый.
Наилә абыстай. Тискәре карыйм. Әни кеше буларак бирмәс идем. Чөнки ниятләре изгедә түгел. Бүген икенче хатын алам дип йөрүче ир-атлар үзләренең азгынлыкларын сөннәт бе-лән «пәрдәләп» кенә куя.
Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә «Әгәр хатыннар арасына гаделсезлек кылудан курыксагыз, бер генә хатын белән никахланыгыз» ди. Әгәр дә син гадел түгел икән, сиңа берәү дә җитә. Хатыннарыңа син бөтен нәрсәне дә бертөрле алырга тиеш буласың: шампунен дә, тунын да, машинасын да... Ир кеше үзенең ир икәнлеген матди яктан гына түгел, физик яктан да исбат итәргә тиеш. Без шулай булдырабыз... мы?
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа