Рамазан - изге ай
Мөселманнар өчен көтеп алынган изге Рамазан аена аяк бастык. Гадәттә, адәм баласы, үзенең кылган гамәлен акларга тырышып, «шайтан котыртты» дияргә ярата.
Рамазан исә шайтаннарның богауда, бәйдә торган, рәхмәт капкалары ачылган ай.
Димәк, бу айда начар гамәлне шайтанга сылтап булмый, үзебезгә үзебез хуҗа. Шуңа да Аллаһы Тәгалә бу айда әҗер-савапларын күпләп бирә.
Әлеге айда Аллаһы Тәгалә барлык мөэмин мөселманнарга Ураза тотуны фарыз итте.
Уразаның нияте
Ураза тотуның төп шартларыннан берсе - ниятләү. Ниятсез тотылган ураза кабул булмый.
Кичтән алып таң атканчыга тикле теләсә кайсы вакытта ураза тотар өчен ният итәргә була.
Әмма ният итәр өчен иң яхшы булган вакыт - сәхәр ашаганнан соң. Әгәр кеше сәхәргә уянмаса, йокысыннан соңрак торса, ул иртәнге сәхәр тәмам булган вакыттан соң да ният итә ала, кояш инде чыккан булса да. Ләкин көн уртасына кадәр ният итәргә өлгерергә кирәк. Иң мөһиме, сәхәр тәмам булган вакыт кергәннән соң уразаны боза торган эшләрне эшләмәскә.
Сәхәргә торырга җыенмаган кеше иртәгәсе көн ураза тотар өчен кичтән үк ният итә ала.
Рамазан аенда ураза тотылмаган очракта уразаны бүтән айларда каза итеп тотарга кирәк. Бу очракта да ниятне кояш баегач кылырга була, әмма таң атканчы өлгерү зарур. Каза ураза өчен һәм кәффарәт ураза өчен ниятне соңарып кылырга ярамый. Бу очракта сәхәр тәмам булган вакыттан соң ният ителми.
Ният итү күңел белән башкарыла. Моның мәгънәсе шул: киләсе көнне ураза тотарга күңеленнән теләк белдергән кеше, шулай ук сәхәргә торган кеше дә ният иткән булып санала. Ураза тотарга теләгән кеше үз ниятен эчтән генә дә, тавыш белән дә әйтә ала: «Аллаһ ризалыгы өчен ихлас күңелдән иртәгәсе көннең Рамазан ае уразасын тотарга ният иттем». Гарәпчә ният кылу мөхтәсәб булыр: «Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилләһи Тәгалә” («Ислам дине нигезләре»).
Рәфкать Шаһиев әзерләде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа