Изге Болгар җирендә әлмәтлеләрнең дә өлеше бар
Быел республикабыз һәм бөтен мөселман дөньясы Идел буе Болгар дәүләтендә Исламны кабул итүнең 1100 еллыгын зурлап билгеләп үтә.
Әлеге чара Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның игътибар уңында.
Бәйрәм чараларының үзәге - ул, әлбәттә, Болгар тыюлыгы. Бүген инде әлеге тарихи истәлекле урын бик күп туристларны, чит ил кунакларын, тарих, дин белгечләрен үзенә җәлеп итә. Аннан кеше өзелеп тормый. Тыюлыкны бүген милләтебезнең, динебезнең горурлыгы итеп бөтен дөньяга күрсәтергә мөмкин. Бу шулай эшләнә дә. Аны бүгенге хәленә җиткерү өчен тырышлык, ихтыяр көче, зур чыгымнар, милләтне, тарихны ярату кирәк иде. Бүгенге Болгар музей-тыюлыгы турында сүз барганда, башны горур тотып, «Әлмәт һәм әлмәтлеләрнең дә өлеше бар», дип әйтә алабыз.
Узган гасырның 90 нчы елларында милли хәрәкәт, тарихыбызга карата кызыксыну шактый күтәрелеш алды. Әлмәт тә бу эш-хәрә-кәттән читтә калмый. Алай гына да түгел, актив эшчәнлек алып бара. Шундый шәхесләребезнең берсе Мөҗәһит ага Хәйдәров иде. Гомерен белем һәм тәрбия бирүгә багышлаган Мөҗәһит Шәйхразый улы җаны-тәне белән бу эшкә алына. Милләтебез, динебез тарихының нигезен тәшкил иткән Болгар тыюлыгын торгызуда аның хезмәте бәяләп бетергесез. Үзе дә милләтем дип янып йөрүче Зәрия Хәбипова аның турында болай дип
искә ала:
- Тумыштан нык иманлы, туган халкына хезмәт итүне үзенең яшәү рәвеше иткән, риясыз кеше иде Мөҗәһит абый. Милли күтәрелешне ул күптән көтелгән гадел халык хәрәкәте дип кабул итте, 1989 елда Әлмәт милли хәрәкәтен (ТИҮ бүлекчәсе) оештыруда башлап йөрде һәм 1989-1991 елларда милли хәрәкәт белән җитәкчелек итте. Тыныч холыклы, һәркемне тыңлый белә торган җитәкче иде ул. Бәйсезлек турында референдум (1991) үткәргәндә, үз янына күп теләктәш кешеләрне туплап, агитация эшенә тарта алды. Әлмәт республика референдумында иң күп уңай тавыш җыйган шәһәр булды. Бу - оештыручы буларак Мөҗәһит абыйның җиңүе иде.
Милли хәрәкәт бик шау-шулыга әйләнгәч, Мөҗәһит аганың җитәкчелектән китүе ныклап уйланылган адым булгандыр. Чөнки аннан соң ул бөтен көчен Шәһри Болгар утар-тыюлыгын торгызуга юнәлтте. Әлмәт җитәкчелеге белән уртак тел табып, Болгарны төзекләндерүгә дис-тәләрчә машина Чупай ташы, тимер торбалар җибәрелде. Барысы да милли хәрәкәт тырышлыгы белән эшләнде, бу эшләрнең башында тынгысыз Хәйдәров торды. Шәһәр, район халкын автобусларда Болгарга алып бару, юлда тарих турында сөйләү - боларны да Мөҗәһит абый оештыра иде. Мөҗәһит аганың ислам дине, Болгар тарихы белән тирәнтен кызыксынуы очраклы
түгел. Аның бабалары мәшһүр дин әһелләре булган.
- Үзең өчен генә түгел, халык өчен дә эшләсәң - бу мораль ләззәт. Болгар музей-тыюлыгына бушка Чупай карьерыннан 30 үзбушаткыч машина таш илттек, - дип искә алган ул үзенең 90 яшьлеге уңаеннан биргән интервьюда.
Әйе, тарих ул карап, барлап, тузан кундырмый саклаганны ярата. Чупай ташы Изге Болгарга яңа сулыш өрергә үзенең саллы өлешен кертте. Җимерелгән мәчетләр, ташпулатлар, хуҗалык корылмаларын тиешле дәрәҗәгә китерү өчен «шикәрдәй ак» Чупай ташын файдаланалар. Музей-тыюлыктагы биналарга илтүче юллар да Чупай ташыннан түшәлгән. Изге Болгарны яңартуда үзләренең хәләл акчаларын, көчләрен кызганмаган райондашларыбыз белән беррәттән, нефтьчеләр каласын төзегән Чупай ташы да тарихка юл тота.
Тарихи датаның логотибы расланды.
Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы тарихи датасының логотибы тәкъдим ителде.
Логотипны эшләүчеләр алдында ислам үсешенең бай һәм борынгы тарихын һәм мөселман дөньясын графика ярдәмендә күрсәтү бурычы торган.
Логотип 5 график элементтан тора, аның ярдәмендә борынгы Болгар шәһәре һәм ислам дине символларын бик җиңел танып алырга
мөмкин.
Болгардагы Истәлек билгесе силуэты.
Борынгы шәһәрнең әлеге үзенчәлекле бинасы мәчетне хәтерләтә һәм ул Болгар архитектурасы стилендә эшләнгән, Идел буенда мөселман мәдәнияте барлыкка килүнең визуаль чагылышы булып тора. Бина 2011 елда рәсми рәвештә ислам динен кабул итү хөрмәтенә төзелде. Истәлек билгесе бабаларыбыз тарафыннан ислам динен сайлауга хөрмәт һәм рәхмәт белдерү булып, традицияләрнең дәвамчанлыгын күрсәтә.
Ачылган китап - Изге Коръән.
Ул - Исламның нигезе,
Аллаһы Тәгаләнең сүзе, бар кешелеккә иңдерелгән могҗиза, тирән белемнәр һәм кыйммәтләр чыганагы. Изге Китапка карата булган әдәп буенча, Коръәнне бер сәбәпсез ачык калдыру тыела. Шуңа күрә логотипта ачылган Коръән мөселманнарның Аллаһы Тәгалә кушкан әмерләрне үтәргә, Аның ризалыгына ирешергә омтылуларын ассызыклый. «Болгар» сүзенең гарәп телендә язылышы
бирелгән.
Лалә чәчәге - милләт символы.
Аның таҗлары гарәп графикасында «Аллаһ» сүзенә охшаш булган язылышны хәтерләтә, ул мөселман мәдәниятендә яңарыш һәм үсеш символын гәүдәләндерә. Бер үк вакытта лалә - татар халкының матур бизәге, ул традицион чигү эшләрендә кулланылган һәм шулай ук мәчетләрнең эчке бизәлешендә очрый торган иң популяр элементларның берсе. Шулай ук чәчәк ТРның үсешкә омтылуын символлаштырып, аның гербында да урын алган.
Рәфкать Шаһиев
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа