Тайсуганда тарихи вакыйга
19 март көнне Тайсуган авылында Коръәннең өр-яңа тәфсире тәкъдим ителде.
Коръән тәфсирен тумышы белән Тайсуган авылыннан булган Мөхәммәдтаһир Әхмәдзәки улы Байтукалов узган гасырның илленче елларында Златоуст шәһәрендә язган.
Мөхәммәдтаһир хәзрәт 1897 елда Тайсуган мәчетенә имам итеп билгеләнә, шул ук вакытта данлыклы мәд-рәсәдә мөгаллимлек итә. Коръән-хафиз, гарәп, фарсы, төрек телләрен камил белгән яшь хәзрәт тиз арада халыкның мәхәббәтен яулый, мәдрәсәсендә йөзләгән шәкерт әзерли.
Утызынчы елларда Тайсуган мәчете һәм мәдрәсәсе ябыла, хәзрәтне кулаклар исемлегенә кертәләр. Ул килеп кулга алганчы башта Уфага, аннан Златоуст шәһәренә кача. Гаиләсе дә аның артыннан килә. Эз яшерер өчен, балалары әниләре фамилиясендә Зәйнетдиновлар булып яши башлыйлар. Мөхәммәдтаһир хәзрәт соңыннан әтисенең исемен фамилия итеп ала, Әхмәдзәкиев булып языла. Коръән тәфсиренең 4 томлыгын әзерли. 1962 елда, 85 яшендә вафат була, Златоуст шәһәрендә җирләнә.
Бу кыйммәтле хезмәтнең Тайсуганга әйләнеп кайтуы зур вакыйга. Хәзрәт үлгәннән соң, хатыны һәм кызы бастыру артыннан йөриләр, тик барып чыкмый. Бу кыйммәтле хәзинә 2018 елда борынгы кулъязмалар белгече Илфат Сөләйманов кулына килеп кергәч кенә эш башлана. Ул еллар буе зур хезмәт куеп, бу кулъязмаларны гарәп әлифбасыннан кириллица хәрефләренә күчерә. Коръән тәфсире 2022 елда Төркиянең Кония шәһәрендә басылып чыга.
Бу хезмәтләрнең дөнья күрүендә яшь галим, борынгы кулъязмалар белгече Альфред Бустановның, укытучы Нарим Ихсановның, Тайсуган авылыннан төбәк тарихчысы Ренат хаҗи Газизовның да роле зур була.
Чарада Әлмәт, Лениногорск, Мөслим, Питрәч районнарыннан, Казаннан, Чаллыдан, Түбән Камадан, Чиләбедән, Башкортстаннан кунаклар катнашты. Чиләбедән Мөхәммәдтаһир хәзрәтнең оныклары Фәридә һәм Диләрә дә килгәннәр. Төп чыгышларны китапны басмага әзерләүче Илфат Сөләйманов, төбәк тарихчысы Дамир Таҗиев, язучы Фәүзия Бәйрәмовалар ясады. Дин әһелләренең, балаларның чиратлап Коръ-ән укулары, татарча шигырь сөйләүләре нур өстенә нур булды. Соңыннан Тайсуган мәчетендә өйлә намазы укылды, Әхмәдзәки улы Мөхәммәдтаһир рухына дога кылынды.
Фәүзия Бәйрәмова Тайсуганда М. Байтукаловның музеен ачу һәм ел саен авылда «Байтукалов укулары» уздырырга кирәклеген әйтте.
Әйе, Әлмәт ул мәгърифәтле як, Ризаэддин Фәхред-дин, Мөхәммәдтаһир Байтукаловлар төбәге. Ул нефте белән генә түгел, затлы, укымышлы шәхесләре белән данлыклы төбәк. Иң авыр, иң куркыныч заманнарда милләтне алар тотып торды, алар саклап калды. Хәзер безнең бурыч - шушы бөек мирасны килер буыннарга тапшыру.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа