Әлмәт таңнары

Әлмәт районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин

Аллаһ юлына тәүге адымнар

Тормышыбыз, белемебез, өебез - барысы да нигезле, ныклы булырга тиеш. Мөселман кешесенең нигезе - ул иман.

Аллаһы Тәгаләнең юлына тәүге адымнарын ясаучы, динебез Ислам турында күбрәк мәгълүматлы булырга омтылучы, кызыксынучы, намазны дөрес өйрәнергә теләүче кешеләр өчен Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан оештырылган «Ислам. Бе-ренче адымнар» дип аталган интенсив-курслар 19 март көнне тәмамланды. Ислам нигезләренә һәм намаз укырга 43 кеше өйрәнде.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты - кыска вакыт эчендә Ислам нигезләрен үзләштереп, намаз укырга өйрәнүне максат иткән чара. Тыңлаучылар 4 дәрес эчендә - атнага бер тапкыр - тәһарәт, намаз серләренә төшенәләр.

Белем бирү татар һәм рус телләрендә ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым алып барылды. Дәресләрне мөхтәсибәт белгечләре һәм хәзрәтләр бирде.

Тәмамлану тантанасында проектта катнашучыларга шаһәдәтнамәләр, шулай ук истәлекле бүләк - хатын-кызларга намаз уку күлмәк-ләре, ирләргә намазлыклар тапшырылды.

Остазларга, ярдәм күрсәтү-челәргә Рәхмәт хатлары белән тәмле күчтәнәчләр бирелде.

Һәрбер остаздан, имамнан, ярдәм итүчеләрдән Аллаһ разый булсын.

Шәкертләргә хәерле һәм дәвамлы гыйлемнәр телибез.
 

Рузил хәзрәт Ихсанов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса