Коръән ашы үткәргәндә әҗер-савапларны һәркемнең мәрхүмнәренә багышлау дөресме?
Сәдакаләр биргән, күчтәнәчләр китергән – барысына дога кылабыз...
Коръән ашы үткәргәндә, аның әҗер-савапларын табаклыктагы һәркемнең мәрхүм-мәрхүмәләренә багышлау дөресме? Әллә инде нигез хуҗаларыныкына гына кирәкме?
Рамил хәзрәт Бикбаев:
– Коръән ашында дога кылган вакытта гадәттә тәртибе шундый: иң элек Аллаһыдан үзебезнең хата-кимчелекләрне гафу итүен, шушы изгелекне кабул итүен сорыйбыз. Аннан соң әти-әниләргә, вафат булган әрвахларга, йорт хуҗаларының әрвахларына дога кылабыз. Алардан соң кемнәр шушы изге гамәлне кылуда катнашкан: сәдакаләр биргән, күчтәнәчләр китергән – барысына дога кылабыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа